САРМАН
  • Рус Тат
  • Административ җаваплылык каралган

    2011 нче елның 9 декабрендә «Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм РФнең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы законның 1 нче маддәсе белән, әлеге Кодексның 129 нчы (яла ягу) һәм 130 нчы маддәсе (мыскыллау) гамәлдән чыккан, дип табылды. Элек, былтырның 9 декабренә кадәр, яла яккан, ягьни кемнең дә булса репутациясен төшерә, аны...

    2011 нче елның 9 декабрендә «Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм РФнең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы законның 1 нче маддәсе белән, әлеге Кодексның 129 нчы (яла ягу) һәм 130 нчы маддәсе (мыскыллау) гамәлдән чыккан, дип табылды. Элек, былтырның 9 декабренә кадәр, яла яккан, ягьни кемнең дә булса репутациясен төшерә, аны начар итеп күрсәтә торган ялган хәбәрләр тараткан өчен, 80 мең сумга кадәр штраф я хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакын, башка керемнәрен тотып калу; 120 сәгатьтән алып, 180 сәгатькә кадәр эшләү, яисә бер елга чаклы төзәтү эшләре, я булмаса, шул ук срокка иреген чикләү каралган иде. Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, яла яккан өчен административ җаваплылыкка тарту күздә тотыла.
    Икенче берәүне мыскыл иткән, ягьни аның намусына тап төшерү, шәхесен кимсеткән формада әйтелгән сүзләр өчен элек 40 мең сумга кадәр штраф яисә хөкем ителүченең 3 айлык хезмәт хакы, башка керемнәре күләмендә түләү; 120 сәгатькә кадәр эшләү; 6 айга кадәр хезмәт белән төзәтү эшләре яисә 1 елга кадәр иреген чикләү каралган иде. Федераль закон үз көченә кергәч, бу гамәлләр өчен административ җаваплылык карала. Бу турыда район прокуроры урынбасары А.Хаҗиев хәбәр итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим