САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абунәчеләр янында булдык

29 нчы мартта район үзәгендәге "Идегәй" сәүдә йортында "Абунәче көне" уздырылды. "Сарман"га икенче яртыеллыкка язылырга теләүчеләргә бу бик яхшы форсат булды. Берничә сәгать эчендә газетага илледән артык кеше язылды. Газетага язылучыларга, "Идегәй" сәүдә үзәге белән берлектә, лотереялар да тапшырдык. Алар 25 нче апрельдә "Идегәй" сәүдә үзәгендә уйнатылачак. Теләгән кешеләр чәй...

29 нчы мартта район үзәгендәге "Идегәй" сәүдә йортында
"Абунәче көне" уздырылды. "Сарман"га икенче яртыеллыкка язылырга теләүчеләргә бу бик яхшы форсат булды.
Берничә сәгать эчендә газетага илледән артык кеше язылды. Газетага язылучыларга, "Идегәй" сәүдә үзәге белән берлектә, лотереялар да тапшырдык. Алар 25 нче апрельдә "Идегәй" сәүдә үзәгендә уйнатылачак. Теләгән кешеләр чәй табыны артында тәмле пирожныйлардан да авыз иттеләр. Халык бу акциядә бик теләп катнашты, ә катнашмаганнары: «Безне күптән хат ташучылар яздырды инде», - диделәр.
«Абунәче көннәре»н, «Идегәй»гә кадәр, без Саклаубаш, Зур Нөркәй, Петровка Завод, Иске Кәшер авылларында да уздырдык. Аларның максаты газетага язылучылар санын арттыру гына түгел, ә абунәчеләрнең газетага карата фикерләрен дә ишетү иде. Безгә - редакция хезмәткәрләренә шунысы куанычлы, газета турында фикерләрен сораучыларның барчасыннан да уңай сүзләр генә ишеттек. Билгеле, газета һәркемгә дә ошыйдыр, аның бер генә килмәгән ягы да юктыр, дигән тәккәбер фикердә түгел без. Һәрьяктан камил әйбер була да алмыйдыр. Шулай да без эшебездә газета укучыларның фикерләрен, тәкъдимнәрен истә тотарга, газетаны тагын да кызыклырак, файдалырак итәргә тырышабыз. Ә хәзер аларның фикерләрен тыңлап карыйк.
Бриллиант Нариманова, Иске Кәшер почта бүлекчәсе начальнигы:
- Кайберәүләрдән, хәзер халык газета укымый, дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә. Мин моның белән килешмәс идем. Менә мин почта бүлекчәсе җитәкчесе булып унөч ел эшлим, шул дәвердә безнең подписка планының үтәлми калганы юк һәм «Сарман»ны яздырып алдыручылар саны да кимеми. Аңа быелның икенче яртысына 57 кеше язылды инде, шуларның 27 се - «Абунәче көне»ндә.
Район газетасы безнең гаиләдә дә - көтелгән кунак. Ул атнага ике генә - көттереп кенә килә. Райондагы барлык яңалыкларны, үзгәрешләрне аның аша беләбез, барлык сәхифәләре, барлык рубрика язмалары да ошый. Редакциядә эшләүчеләргә алга таба да уңышлар юлдаш булсын, абунәчеләре арта гына барсын.
Зөлфирә Шәрәфетдинова, Зур Нөркәй авылы (астагы рәсемдә - почта бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Зәйтүнә Кашапова белән):
- «Сарман» миңа бик ошый. Кая барсам да, аны үзем белән алам. Быел хастаханәдә дәваланырга туры килде. Газетаны китерттереп укыдым. Мин аны, беренче битеннән башлап, бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм. Хәтта туган көннәр белән котлаулар да безгә күп нәрсәләр турында сөйли: таныш исемнәрне күреп, узган еллар турында уйланасың, вакыйгаларны барлыйсың. Белдерүләр буенча әйберләр китерттерәбез.
Район газетасын минем барлык танышларым да, яратып укыйбыз, диләр. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче сеңелләрем алып китеп укыйлар. Мин җыеп барам да, кайткач, алып китәләр. Газетада бар өлкә дә яктыртыла, барысына да урын бирелә. Анда эшләүчеләргә рәхмәт.
Мәдинә, Сарман:
- "Сарман"ны көн саен укып торабыз. Ел саен язылабыз. Газета килмәсә, моңсу була башлый.
Лилия, Сарман:
- Районыбызның бөтен яңалыкларын газетадан укып беләбез. Кайда нәрсә булган, кемнең туган көне, файдалы киңәшләр. Барысын да бик яратып укыйбыз.
Айрат, Сарман:
- "Сарман"ны арткы битеннән укый башлыйм. Белдерүләр рубрикасы бик файдалы, әмма вакытында язылырга гел оешканлык җитми, бу акция бик җайлы булды әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев