САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 яшьлек малай боз астына китеп үлгән

Яз-җәйгә чыктың исә, су корбаннары турында кайгылы хәбәрләр килеп тора. Ни кызганыч, язгы ташу Алабуга районы Юраш авылында яшәгән 8 яшьлек баланың үлеменә сәбәп була.

Алабуга районы Иске Юраш авылында суга төшкән 8 яшьлек малайны эзләүләре турында хәбәр килгән иде. Бүген иртәнге җидедә 5нче Эзләү һәм коткару отряды коткаручылары һәм Liza Alert волонтерлары Юраш елгасы яры буенда югалган баланың мәетен тапкан. Аны 61 кеше эзләгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Елганың яр кырые әле бозда булса да, уртасы инде ачык сулы булган. Баланың гәүдәсе боз астына киткән урыннан 1,5 километр ераклыкта табылган. РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе РФ ҖК 109нчы «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Иске Юраш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Юнысовбелән элемтәгә кергәч, ул хәзерге вакытта баланың әти-әнисе, туганнары моргта булганын әйтте. Батып үлгән сабый гаиләдә төпчек бала булган.

— Биш балалы гаилә иде бу. Ана капиталы акчасына унбиш ел элек йорт сатып алдылар. Ире татар, агрофермада эшли, хатыны рус, ул беркая да эшләми иде.

Артур Бондаревский беренче класста укый иде. Дәресләрдән соң өйгә кайткач, кичке сәгать 4-5 тирәсендә дүрт малай елга буена төшеп киткәннәр. Башта уйнаганнар, аннары әллә суга кергән, әллә таеп киткән — төгәл ничек икәнен белмим.

Иптәшләренең берсе тартып чыгармакчы булган — булдыра алмаган. Анысы да батып кайтып киткән. Бу балалар куркуларыннан кайтуга әниләренә әйтмәгән, шуңа соңрак билгеле булган.

Алтын ук булмаса да, шактый яхшы гаилә иде. Алай караучысыз йөргән бала түгел ул. Уйнарга гына төшкән булган бит инде алар.

Реклама

Бүген иртән Артурның гәүдәсен Мамадыш коткаручылары тапты. Дөресен генә әйткәндә, исән дигән өмет юк иде кебек инде, — дип сөйләде Ренат Юнысов.

Иске Юраш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гайфетдинова балаларын югалткан Бондаревскийларның күршеләре булуын әйтте.

— Балалар ташу карарга төшкән. Алар кечкенә бит әле, шунда үзләренчә уйнаганнар инде. Ул елгада кичә-бүген бик каты төшкән иде ташу. Әниләре балаларын урык-сурык йөртә торганнардан түгел, тәрбияләп үстерәләр. Яхшы гаилә. Начар, низаглаша торган кешеләр дип әйтеп булмый, — дип уртаклашты Миләүшә Гайфетдинова.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/08-04-2021/tashu-katy-t-shk-n-ide-shul-alabuga-rayonynda-8-yashlek-malay-boz-astyna-kitep-lg-n-5818213

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X