САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашлар Халыкара дуслык көнен билгеләп үтәләр

Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле.

Бер­ләш­кән мил­ләт­ләр оеш­ма­сы ини­ци­а­ти­ва­сы белән 30 июль - Ха­лы­ка­ра дус­лык кө­не бу­ла­рак бил­ге­лә­нә. Әле­ге көн ва­кый­га­лар ка­лен­да­рен­дә иң яшь бәй­рәм­нәр­нең бер­се бу­лып са­на­ла. Бу да­та­ны бил­ге­ләп үтү тра­ди­ци­я­се Көнь­як Аме­ри­ка­да бар­лык­ка кил­гән. Дус­лар бе­лән бил­ге­ле бер көн­не, бил­ге­ле бер сә­гать­тә оч­ра­шу - нәкъ ме­нә шул як­лар­дан кил­гән га­дәт. Рәс­ми рә­веш­тә дус­лык кө­не 2011 нче ел­да ка­бул ител­гән.

До­ку­мент­лар­да языл­ган­ча, ха­лык­лар, ил­ләр, ае­рым ке­ше­ләр ара­сын­да­гы дус­лык та­ту­лык ур­наш­ты­ру­га рух­лан­ды­ра ала һәм төр­ле җә­мә­гать вә­кил­лә­ре ара­сын­да кү­пер са­лыр­га сә­ләт­ле. Мон­нан тыш, ха­лы­ка­ра дус­лык кө­не­нә та­гын бер бу­рыч йөк­лә­нә. Ул да бул­са, яшь­ләр­не җә­мә­гать эш­лә­ре­нә тар­ту, төр­ле мә­дә­ни­ят­не хөр­мәт итү­гә юнәл­де­рү. Бү­ген­ге көн­дә дөнь­я­ның күп ил­лә­рен­дә дус һәм бер-бе­ре­ңә ка­ра­та са­быр бу­лыр­га өн­дәү­че ча­ра­лар үт­кә­ре­лә.

Нәр­сә соң ул дус­лык? Бу со­рау­га күп төр­ле җа­вап би­рер­гә бу­ла. Дус­лык - ке­ше­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр­нең иң са­ми­ми, иң күр­кәм бер тө­ре. Ул их­ты­яҗ­лар, ка­раш­лар, фи­кер­ләр ур­так­лы­гы­на, үза­ра ру­хи якын­лык, бер-бе­рең­не их­ти­рам итү­гә ни­гез­лән­гән мө­нә­сә­бәт. Дус­лык­ның кыз­лар, егет­ләр дус­лы­гы, ха­лык­лар, ту­ган­нар дус­лы­гы, про­фес­си­о­наль, сә­я­си дус­лык, ки­тап бе­лән, та­би­гать бе­лән дус­лык ке­бек төр­лә­ре ае­ры­ла.

Дус­лык - те­лә­сә нин­ди бай­лык­тан, ал­тын-мәр­җән­нән кыйм­мәт­рәк. Аны биз­мән­гә са­лып та, кү­тә­реп ка­рап та үл­чәп бул­мый. Ул авыр­лык­лар, ел­лар аша сы­на­ла. Янә­шәң­дә якын дус­ла­рың бул­ган­да, кай­гы-хәс­рәт­ләр, бор­чу-мә­шә­кать­ләр оны­ты­ла, җи­ңеп бул­мас­тай кы­ен­лык­лар да арт­та ка­ла.

"Дус­лар бул­са, бу дөнь­я­да яшә­ве җи­ңел­рәк,

Тор­мыш яман­лык­ла­ры да кү­рен­ми ке­бег­рәк", - дип җыр­ла­на бит җыр­лар­да да.

Ә иң мө­һи­ме, дус ке­ше си­нең уңыш­ла­ры­ңа, җи­ңү­лә­ре­ңә эч­кер­сез сө­е­нә, шат­лык­ла­рың­ны ур­так­ла­ша бе­лер­гә ти­еш. "Чын дус­лык ка­дер­ле нәр­сә­ләр­не ур­таклаш­кан­да гы­на бе­ле­нә", - ди ха­лык.

Саф, эч­кер­сез мә­хәб­бәт ке­бек үк чын дус­лык та си­рәк оч­рак­та гы­на бу­лыр­га мөм­кин. Әм­ма ул бар, һәм аны күз ка­ра­сы­дай сак­лый һәм як­лый бе­лер­гә ки­рәк. Дус­лык, нә­фис һәм наз­лы чәч­кә­дәй, тәр­би­я­гә мох­таҗ. Аны җан сер­дә­шең ту­рын­да­гы уй­лар бе­лән "аш­лан­ды­ру", иге­лек­ле эш-га­мәл­ләр бе­лән "тәэ­мин итү", баш­ка­лар өчен ва­кыт, энер­гия са­рыф итү, баш­ка­лар бе­лән чын кү­ңел­дән кы­зык­сы­ну - дус­лык­ның төп ка­гый­дә­лә­ре­ шулар.

Бер-бе­ре­без­гә һәр­ва­кыт те­рәк һәм ки­рәк бу­лып яшик, дус­лар!

Дус­лык ял­кы­ны сүн­мәс­кә,

Учак­ны сак­лау ки­рәк.

Сал­кын са­гыш бә­рел­гән­дә,

Чын дус­лар бу­ла те­рәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев