САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2532 нче участокта нәниләр дә сайлауларда катнашырга әзерләнә торалар

Сарман гимназиясендә сайлаулар уңышлы башланды. Референдумга, беренчеләрдән булып, әнисе Лилия ханым белән 4 яшьлек улы Айнур да килде. Айнур әлегә үз фикерен белдермәсә дә, әнисенә сайлауда тавыш бирергә ярдәм итте.

Гомумән, участокта иртәдән үк әлеге мөһим чарага ныклы хәзерлек сизелде: комиссия әгъзалары сайлаучыларны каршы алырга, сәүдә ноктасы аларга тәмле-тәмле чәй ризыклары тәкъдим итәргә әзерләнде, табаларда, чыжылдап, коймак пешә башлады, сәнгать осталары халыкны матур җыр-биюләре белән сөендерергә әзерләнде. 

- Референдумга шактый алдан ныклап әзерләнә башлаган идек. Исемлекне тагын бер кат барлап, сайлаучыларга референдумның ни өчен кирәклеген яхшылап аңлаттык, чакыру кәгазьләре җибәрдек. Референдумда үзебез дә бик теләп катнашабыз, коллективта аннан читтә калучы юк, үзара салымны да барыбыз да түлибез. Аны кирәкле чара дип уйлыйбыз. Мин яшәгән йорт янының, мәсәлән, территориясе төзекләндерелде, агачлар утыртылды, балалар мәйданчыгы урнаштырылды, машина кую урыны булдырылды. Сайлаулар, уңышлы башланган кебек, уңышлы тәмамланыр дип ышанабыз, - ди гимназия директоры – 2532 нче сайлау участогы рәисе Ләйсән Шамилова. 
Иртәнге 9.00 сәгатькә биредә 962 сайлаучының 127 се тавыш бирергә өлгерде. 
Зөлфия Шәрипова тексты, Айсылу Шәрипова фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X