САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

14 ноябрь-Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне

Бүген -14 ноябрь – Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне.

Диабет – канда шикәр күләме арту белән характерлана торган хроник авыру. Әйтүләренчә, мондый авыруларның саны катастрофик тизлек белән елдан-ел арта бара.
Авырудан саклану өчен, беренче чиратта куркынычлылык төркемнәрен белергә кирәк. Болар – матдәләр алмашы бозылу, 40-45 яшьтән өлкәнрәкләр, аз хәрәкәтләнү, нәселдәнлек, бала туганда, авырлыгының 2,5 килограммнан кимрәк яки 4 килограммнан артыграк булуы, йөкле вакытта канда шикәрнең артыграк булуы, ач карынга шикәрнең күләме диабетик дәрәҗәдән түбән булып, ашаганнан соң ике сәгать үткәч, 7,8 булуы, симерү, йөрәк-кан тамырлары авырулары.
Диабет белән авыруның төп билгеләре – авыз кибү, сусау, еш бәдрәфкә йөрү, тән кычыту, яраларның акрын төзәлүе, кайбер очракларда ябыгу, аппетит күтәрелү, кул-аяклар авырту һәм ою, тиз талчыгу.
Диабет катлауланулар белән куркыныч.
Табиблар әйтүенчә, авыруны дәвалау рациональ тукланудан, һәр авыру өчен махсус билгеләнгән физик йөкләмәләрдән башлана. Аннан соң, беренче тип авыруларны дәвалау өчен инсулин терапиясе кулланыла, ә икенче төр авырулар өчен – шикәрне төшерүче таблеткалар, кайбер очракларда инсулин.

Реклама

Сәламәт булыгыз, хөрмәтле сарманлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X