10 декабрь – Бөтендөнья футбол көне

Әлеге көн БМО карары нигезендә билгеләп үтелә. Бүгенге көндә спортның бу төре күпләр өчен уен гына түгел, ә тормыш рәвеше дә булып тора. Тарихчылар футбол "аяк белән тибеп туп уйнау уены " турында беренче мәгълүматларны кытайларның безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкка караган тарихи чыганакларында табалар.

 Уен Цу Чю дип, ягъни "аяк белән тибү" дип аталган. Футбол уйнау Кытай сугышчыларына яхшы физик әзерлектә булырга ярдәм иткән. 
Аның төгәл генә барлыкка килү вакыты билгесез. Кайбер кешеләр футболның башлангычы Англиядә 8 гасырда яшәгән саксонлыларның кыргый уеннарына барып тоташа дип саный. Яу кырында алар дошманнарының киселгән башларын типкәләп уйный торган булалар. 

Әлеге уен турында бик аз мәгълүматлар билгеле. Шунысы ачык: уенда капка һәм анда торучы кеше булган, солдатларның физик әзерлегенең бер өлешен тәшкил иткән һәм ул кешеләргә 3 мең ел элек үк билгеле булган. Ә менә футбол капкасындагы ятьмә тәүге тапкыр 1891 елда Англиядә кулланыла. 
2,5 мең ел элек Борынгы Грециядә, Римда да футбол уйнаганнар. Грециядә әлеге уен "туп өчен көрәш" дип аталган.

Фото:https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде