САРМАН
  • Рус Тат
  • "Сарман тагын да гөрләргә тиеш"

    - Сарманда киң күңелле, яхшы кешеләр яши, - диде районга килгәч Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Сездә күргәннәр миңа бик ошады. Киләчәккә өмет белән яшисез. Шулай булмаса, зур-зур эшләргә алынмас идегез. 18 февральдә районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кылды. Аны Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров,...

    - Сарманда киң күңелле, яхшы кешеләр яши, - диде районга килгәч Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Сездә күргәннәр миңа бик ошады. Киләчәккә өмет белән яшисез. Шулай булмаса, зур-зур эшләргә алынмас идегез.
    18 февральдә районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кылды. Аны Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров, "Татнефть"ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
    Президент район белән танышуны "Сарман-Ит" җитештерү кооперативыннан башлады. Ул, цехларда булып, ярымфабрикатлар җитештерү процессы белән танышты, эшче-хезмәткәрләр белән сөйләште, коллективның киләчәккә планнары белән кызыксынды. Биредә бу көнне, Президент килүгә туры китереп, яңа цех - колбаса җитештерү цехы ачылды. Кооператив җитәкчесе Илдар Зәйнуллин әйтүенә караганда, цехта әлегә көнгә 100 килограмм гына продукция эшләп чыгарыла. Җәйгә аның күләмен көнгә - 1 тоннага, ә киләсе елда 5 тоннага җиткерү планлаштырыла. Кооперативта бүген 120 кеше, аларның 80нән артыгы турыдан-туры цехларда эшли. Алар көн саен 6 тонна пилмән эшләп чыгаралар. Аның яртысы кулдан ясала, яртысын автомат җиһаз ясый. Ул җиһазлар Италиядән кайтартылган һәм җитәкче әйтүенчә, аларда Италиядә укып кайткан белгечләр эшли. Кооперативның 200 гектар җире бар. Анда бәрәңге үстереп, Голландия технологиясе буенча бәрәңге һәм бәрәңге эшләнмәләре чыгарырга планлаштыралар. Узган елда, бу җирләрне сугару өчен, торбалар сузылган. Кооператив продукциясен республикадан читтәге төбәкләрдә дә яратып алалар. Коллектив, "Лизинг-Грант" программасында катнашып, ике тапкыр грант откан.
    "Агромастер" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы машиналары - чәчү комплекслары, төрле тагылма кораллар, трактор арбалары җитештерә. Җәмгыятьнең генераль директоры Илгиз Исламов Президентны һәм кунакларны җәмгыятьнең эшчәнлеге белән таныштырды, алга планнары белән уртаклашты. Җәмгыятьнең Сарман филиалында бүген 37 кеше эшли. Чыгарыла торган продукциянең биредә тулы циклын үзләштереп бетереп, буяу камерасы да ачкач, эшчеләр саны 100гә җитәр, дип планлаштырыла. Җитештерелгән машиналар исә Россия төбәкләрендә генә түгел, якын чит илләрдә дә сатыла. "Безнең техниканы бер алган кеше икенчесенә дә безгә килә", - ди директор. Рөстәм Миңнеханов биредә ясалучы энергия саклаучы чәчү комплексларыннан тыш, кояш энергиясе белән эшләүче яктылык-диод лампалары белән ныклап кызыксынды.
    Алга таба Президент даны республикага таралган "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Бирегә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга якын-тирә район авылларыннан гына түгел, хәтта Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдән дә киләләр. Үзәк директоры Хәмзә Фарукшин моның белән горурлануларын белдерде, үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләгәндә дә, бу хисне яшерә алмады. Рөстәм Миңнеханов дәвалау кабинетларын карады, ял итүчеләрнең бүлмәләрендә булды, аларның хәлләре белән кызыксынды. Өлкәннәр биредәге шартлардан да, тормышларыннан да канәгать булулары турында сөйләделәр. "Аллаһы Тәгалә илгә - иминлек, халыкка туклык бирсен", - диделәр алар. Бергәләп, истәлеккә фотога төштеләр. Президент мондый шәфкатьле җирне бүләксез калдыра алмавын әйтеп, үзәккә компьютер тапшырды. "Монысы ватылса, икенчесен алып килербез", - дип, шаяртып та алды ул.
    Рөстәм Миңнеханов муниципаль район Советы утырышында да катнашты. Ул башланганчы, мәдәният йорты фойесында районның оешма, учреждениеләре эшчәнлегенә багышлап оештырылган күргәзмә белән танышты. Сарманның бакыр базының киләчәге, минераль су җитештерү заводы эшчәнлеге анда аеруча кызыксыну уятты. Ул шулай ук Җәлил икенче мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Диана Идрисова, Эмиль Сәлахов янында озаклап тукталып, аларның хәлләрен сораштырды, нетбук белән эшләүләрен күзәтте.
    Муниципаль район Советының Х утырышында районның 2011 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2012 елга бурычлар каралды. Бу темага доклад белән муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров чыкты. "Сарман" агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов һәм "Җәлил җылылык челтәре" предприятиесе - "Водоканалсервис" филиалы баш инженеры Мәхмүт Идрисовның өстәмә докладлары тыңланды. Президент Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, районнан алган тәэсирләре белән уртаклашты. "Район уңай күрсәткечләр белән яши, - диде ул. - Күпме кеше үз эшен булдыра, бизнес ача. Димәк, аның алдагы көнгә ышанычы зур. Һәм без шундый кешеләргә таянырга, башкаларда да эшмәкәрлек дәрте тәрбияләргә тиешбез. Хөкүмәт гаилә фермалары булдыруга, үз эшләрен башлаучыларга булышлык итеп, шундый урта класс вәкилләре тәрбияләүне күздә тота да инде. Монда күргәннәр безгә бик ошады. Сарман алга таба тагын да гөрләргә тиеш". Президент республикада һәм илдә тормышка ашырылучы программалар - ветераннарның торак шартларын яхшырту, капиталь ремонт, сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерү, ФАПларны, мәктәпләрне ремонтлау һ.б. программалар, "ТАНЭКО", "Форд - Соллерс", Менделеевскидагы ашлама җитештерү заводы, Алабуга махсус икътисади зонасы кебек зур масштаблы проектларга да тукталды.
    Рөстәм Миңнеханов районның хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының югары бүләкләрен тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Габдрәкыйпова Әлфинур "Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. "Благоустройство" ҖЧҖ шоферы Васильев Владимирга - "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре", "Сарман" агрофирмасы бозау караучысы Солтангирова Раушаниягә "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исемнәр бирелде. "Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү буенча комплекслы үзәк" дәүләт казна учреждениесе белгече Дәүләтшин Илгизгә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. "Сарман" агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Миңнеголов Нәҗипкә "Россия агропромышленность комплексының мактаулы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим