САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

"Сарман" кинотеатры янәдән эшли башлады

Сарманлылар өчен 30 сентябрьдә тагын бер сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң "Сарман" кинотеатры үз ишекләрен ачты. Анда һәм яңа төзелгән янкормасында кинотеатр, ветераннар клубы урнашты. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты да шунда күчәчәк. Бинаны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Татаркино" Дәүләт бюджет мәдәният учреждениясенең Яр Чаллы филиалы...

Сарманлылар өчен 30 сентябрьдә тагын бер сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң "Сарман" кинотеатры үз ишекләрен ачты. Анда һәм яңа төзелгән янкормасында кинотеатр, ветераннар клубы урнашты. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты да шунда күчәчәк.

Бинаны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Татаркино" Дәүләт бюджет мәдәният учреждениясенең Яр Чаллы филиалы директоры Рифкать Билданов, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Равил Фатыйхов, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Алар бина белән таныштылар, тантанага килгән өлкәннәр белән очраштылар. Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев