САРМАН
  • Рус Тат
  • "Нөркәй" әйбәт әзерләнгән

    23 мартта «Нөркәй» агрофирмасы базасында техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабы утырышы булды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник тәэмин итү буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкләде. Министрлык, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе, «Татагролизинг» белгечләреннән торган комиссия көн буе эшләде. Алар каршына Азнакай, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Баулы, Бөгелмә, Ютазы...

    23 мартта «Нөркәй» агрофирмасы базасында техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабы утырышы булды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник тәэмин итү буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкләде.
    Министрлык, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе, «Татагролизинг» белгечләреннән торган комиссия көн буе эшләде. Алар каршына Азнакай, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Баулы, Бөгелмә, Ютазы һәм безнең Сарман районы агрофирмаларының һәм эре хуҗалыкларының баш инженерлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, механикалаштыру буенча консультантлар, дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең бүлек начальниклары, ремонт предприятиеләре җитәкчеләре басты. Алар үзләрендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларның әзерлеге турында сөйләделәр, булган проблемалары белән уртаклаштылар.
    Көздән кыр эшләре төгәлләнүгә, техникалар саклауга куелган, дефектовка уздырылып, ремонтлау башланган иде. Районда булган чит ил тракторлары, чәчү комплекслары «Финагротрейд» ҖЧҖенең «Нөркәй» һәм «Җәлил» агрофирмаларындагы участокларында төзекләндерелә. «СЗП» чәчкечләре һәм үзебездә ясалган башка тагылма кораллар машина-техника паркларында сафка бастырыла. «Җәлил» агрофирмасында 83 трактор, 6 чәчү комплексы, 883 тырма, 41 чәчкеч, 34 культиватор һәм башка техника бар. Агрофирманың баш инженеры Марат Хәлиуллин әйтүенчә, аларның 77 проценты бүген басуга чыгарга әзер. Калганнарының да ремонт таләп иткән урыннары, кыр эшләренә старт бирелгәнче, төзекләндерелеп бетереләчәк. «Нөркәй» агрофирмасы баш инженеры Фирдәвес Галиев исә: «Без бүген үк кырга чыгарга әзер», - ди. Ике-өч тракторны көйләп бетерәсе генә калган. «Сарман» агрофирмасында да күпчелек техника сафка бастырылган инде. Комиссия рәисе - министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов аларның 1 апрельгә әзерлек сызыгына бастырылырга тиешлеген әйтте. Ул «Нөркәй» агрофирмасының язгы кыр эшләренә әзерлеген дә югары бәяләде. «Әгәр бар хуҗалыкларда да биредәге кебек әзерлек булса, бик әйбәт булыр иде, - диде ул безнең сорауга. - Без бүген кара-каршы сөйләшеп, реаль хәлне бәяләү, проблемаларны барлау өчен җыелдык. Үзара тикшерүләр дә булачак әле. Болар эштә бер стимул да булып тора». Ул республикада кыр эшләренә әзерлекнең барышы, хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында да сөйләде. «Нөркәй» агрофирмасының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларын исә Юлтимердәге ындыр табагы кырындагы мәйданда күрергә була иде.
    Штаб утырышы эшлекле шартларда үтте. Ул кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килеп, аларны тиешле югарылыкта уздыруга тагын бер этәргеч булды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим