САРМАН
  • Рус Тат
  • Матур яшәргә тырыша

    Авыл кешесе бүген тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша: яшәеше һәм ялының матур булуын тели, моның өчен үзе дә күп көч куя. Җирлекләрдә үткәрелгән отчет җыелышларында да сүз, гадәттә, шуңа кайтып калды. Алар "Җәлил" агрофирмасында да зур активлык белән үтте, халык авыл җирлекләре, агрофирма, район җитәкчелегенә үзен кызыксындырган сорауларны бирде,...

    Авыл кешесе бүген тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша: яшәеше һәм ялының матур булуын тели, моның өчен үзе дә күп көч куя. Җирлекләрдә үткәрелгән отчет җыелышларында да сүз, гадәттә, шуңа кайтып калды. Алар "Җәлил" агрофирмасында да зур активлык белән үтте, халык авыл җирлекләре, агрофирма, район җитәкчелегенә үзен кызыксындырган сорауларны бирде, борчыган проблемаларны күтәрде.
    Авыл халкының яшәешендә төп урынны, билгеле, агрофирмалар алып тора. Иске Кәшер, Күтәмәле, Ләшәү Тамак, Иске Минзәләбаш, Александровка, Рангазар авыл җирлекләре халкы да "Җәлил" агрофирмасы директоры Я.Фәсхетдинов отчетын зур кызыксыну белән тыңладылар.
    "Узган ел уңышлы булды", - дип башлап китте ул сүзен. Агрофирмада 28220 гектар сөрүлек җирләре бар. Узган ел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27,7 центнер уңыш алынган. Барлыгы 43477 тонна икмәк җыелып, аның 32412 тоннадан артыгы дәүләткә тапшырылган. Шикәр чөгендере 3070 гектар мәйданда игелгән, аның һәр гектарыннан 262 центнер уңыш алынып, 80488 тонна чимал Зәй шикәр заводына озатылган. 2970 гектарда игелгән рапсның да уңышы начар түгел. Агрофирмада 2336 баш мөгезле терлек асрала. Һәр сыердан уртача 4700 килограмм сөт савылган. "Бу - яхшы күрсәткеч, узган еллар белән чагыштырганда, сөт җитештерү шактый артты", - дип бәяләде моны агрофирма җитәкчесе. 222 тонна ит һәм 4513 тонна сөт җитештерелеп, дәүләткә аларның 144 һәм 3829 тоннасы тапшырылган. 1 гектар мәйданнан 12200 сумлык керем алынган, 1 кешегә сатылган продукция күләме 816000 сум тәшкил итә. Бу күрсәткечләрнең һәркайсы узган елгылардан күпкә артыграк. Җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык, 2014 нче елга кадәр җитәрлек фураж әзерләнгән. Я.Фәсхетдинов эштә зур ярдәм күрсәткән энергетика министры И.Фәрдиевка, "Агрокөч төркеме" ЯАҖе генераль директоры И.Гыймадиевка, район башлыгы Н.Закировка, район җитәкчелегенә, "Татнефть" компаниясе җитәкчесе Ш.Тәхаутдиновка, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе М.Каюмовка, нефтьчеләргә рәхмәт белдерде. Һәр җирлектә агрофирма хезмәтчәннәренең иң уңганнарын исемләп атады, тырыш хезмәтләре өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рамил Шәйдуллин җитәкчелегендәге Ләшәү Тамак фермасы ел әйләнәсенә тотрыклы эшли. Александровка җирлегендә яшәүче механизатор Альберт Баязитовка шушы көннәрдә 60 яшь тулган. Я.Фәсхетдинов, аны юбилее белән котлап, иң матур теләкләр теләде, һәр икесенә дә, тырыш хезмәтләре өчен, рәхмәт сүзләрен әйтте.
    Авыл җирлекләренә килгәндә дә, һәркайсында телгә алып сөйләрлек уңай үзгәрешләр бар. Социаль объектлар төзекләндерелеп, заманча җиһазлар кайтарылып тора, башка проблемалар да акрынлап хәл ителә. Иске Кәшер җирлегендә, әйтик, узган ел Яхшыбай, Анак авылларында яңа су линияләре сузылып, һәр йортка су кергән. Күтәмәледә авылдашлары - "Әлмәтнефть" идарәсе җитәкчесе М.Таҗыев ярдәме белән эре-эре социаль проблемалар хәл ителде. Ләшәү Тамак авылында үз көчләре белән йорт салып керүчеләр саны арта бара. "Авыл халкы матур яшәргә, тормышын күркәм итеп алып барырга тырыша", - диде бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Р.Насыйров үз чыгышында. Мондый фикер башка җирлекләрдә дә яңгырады. Иске Минзәләбаш җирлегендә су башнясының насосын, электр линияләрен алыштыру кебек эшләр башкарылган. Александровка авыл җирлеге - районда иң эреләрдән. Биредә барлыгы меңгә якын кеше яши. 59 кеше 10 миллион сумнан артыграк ЛПХ кредиты алган. Нефтьчеләр ярдәме белән җирлектәге барлык авылларда буалар буылган. "Депутатлар Я.Фәсхетдинов, А.Локотков, Р.Сафин, М.Мортазин социаль-экономик мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрвакыт зур ярдәм күрсәтәләр", - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Р.Хәйруллин. Рангазарда Л.Рәхмәтуллин урамында яшәүчеләр ярдәме белән ике урам арасындагы күпер төзекләндерелгән. Болар - башкарылган эшләрнең бик азы гына. Авылларда ел саен өлешләп-өлешләп су линияләре алыштырыла, юллар, социаль объектлар төзекләндерелә, һәр җирлектә ЛПХ кредитлары алучылар, субсидия алып, үз эшләрен башлаучылар бар, гаилә фермалары төзүчеләр дә юк түгел. Авыллар интернет челтәренә ялгана. Сугыш ветераннары, аларның тол хатыннарының торак шартлары яхшыртыла. Авыл халкы авылларны төзекләндерү, яшелләндерү, зиратларны чистарту өмәләрендә һәм башка эшләрдә актив катнаша. Бәйрәмнәр бергәләп матур итеп билгеләп үтелә. Очрашуларда, бәйрәмнәрне үткәргәндә матди ярдәм күрсәткән өчен, Я.Фәсхетдиновка, кибет тотучыларга, башка эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.
    Җыелышларда участок инспекторлары, җирлекләрнең ветераннар советлары рәисләре, "Җәлилнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Ә.Борһановның чыгышлары да тыңланды.
    Очрашуларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Нуртдинов катнашты һәм халыкны районның социаль-экономик үсеше, узган ел башкарылган эшләр, быел хәл ителәчәк мәсьәләләр белән таныштырды. Уңышлар, билгеле, аз түгел. Соңгы елларда һәр тармакта җитди үзгәрешләр булды, зур-зур эшләр башкарылды. Без аларның һәркайсын үз вакытында район газетасы битләрендә яктыртып бардык һәм җирлекләрдә башкарылган эшләр уңаеннан авылларда яшәүчеләрдән килгән рәхмәт хатлары да газетада урнаштырылып барды. Ләис Һадиевич барлык эшләрнең дә республика җитәкчелеге ярдәме һәм район башлыгы тырышлыгы белән башкарылганын билгеләп үтте.
    Очрашуларда халык үзен борчыган сорауларны да бирде. Берничә авылда су мәсьәләсе күтәрелде. Аның белән районда "Светводканал" оешмасы шөгыльләнә. "Ул күптән түгел генә эшли башлады, барысы да җайга салыначак", - диде бу уңайдан Л.Нуртдинов. Александровкада табиблык амбулаториясенең ишек-тәрәзәләрен алыштыру турында сүз кузгатылды. Без соңыннан район үзәк хастаханәсенең баш табибы И.Билалов белән элемтәгә дә кердек. "Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге амбулаториягә ремонт кирәклеге турында хат яздык", - дип җавап бирде ул. Александровкада, Сарманга маршрут автобусы йөртеп булмасмы, диделәр. Элеккерәк елларда район җитәкчелеге халык соравы буенча Саклаубашка һәм Сарман эчендә йөрергә маршрут автобусы ачкан иде. Аларда халыкның йөреше махсус тикшерелде. Ләкин көннең күп өлешендә автобуслардан файдаланучылар бик аз булды, нәтиҗәдә алар шактый зыянга эшләде. Л.Нуртдинов шулай да әлеге мәсьәләнең район җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабат күтәреләчәген, аны һәм җыелышларда күтәрелгән башка мәсьәләләрне уңай хәл итү буенча чаралар күреләчәген әйтте. Очрашуларда яңгыраган һәр үтенеч, һәр сорау язып алынды, аларга җавап биреләчәк, күрелгән чаралар турында газетада да яктыртылачак.
    Җыелышларда "Агрокөч төркеме" җәмгыятенең сату буенча идарәсе начальнигы Е.Макаров та катнашты. Күтәмәледә"Россельхозбанк"ның Зәй бүлекчәсе җитәкчесе М.Хәсәнов кредит алу шартлары белән таныштырды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим