САРМАН
  • Рус Тат
  • Көчебез – бергәлектә

    "Агрофирма булып эшли башлаган 2006 елдан алып булган чорда узган 2011 ел иң уңышлысы булды, - диде отчет җыелышында "Нөркәй" агрофирмасы директоры Азат Нәҗметдинов. - Бу алты ел эчендә җитештерү күләме дә, хезмәт хаклары да 3,5 тапкыр артты". Агрофирманың 26120 гектар сөрүлек җирләре бар. Былтыр бөртекле культуралар 11708 гектарда игелгән...

    "Агрофирма булып эшли башлаган 2006 елдан алып булган чорда узган 2011 ел иң уңышлысы булды, - диде отчет җыелышында "Нөркәй" агрофирмасы директоры Азат Нәҗметдинов. - Бу алты ел эчендә җитештерү күләме дә, хезмәт хаклары да 3,5 тапкыр артты".
    Агрофирманың 26120 гектар сөрүлек җирләре бар. Былтыр бөртекле культуралар 11708 гектарда игелгән һәм 44406 тонна ашлык җыеп алынган. Республика һәм район рекордлы уңыш җыеп алган, 2008 ел белән чагыштырганда да, 4205 тоннага күбрәк бу. 2961 гектарда шикәр чөгендере игелеп, заводка 81851 тонна чимал озатылган. Рапс һәр гектарыннан 14,4 центнер уңыш биргән. 5742 тонна сөт сатылган, бу былтыргыдан 357 тоннага артыграк. 314, 7 тонна ит җитештерелгән. "2006 елда 19 ферма бар һәм аларның барысыннан көнгә 4 тонна сөт сата идек, - ди Азат Зәйнакович. - Бүген көн саен 18 тонна сөт савыла. Аның килограммын сатуның уртача бәясе - 16 сум". Агрофирманың нәселле терлек үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүгә дә лицензиясе бар. Социаль программаларга да тукталды директор. Яшь белгечләрне, авылда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 24 гаилә йортлы булган. Авылда калучы яшь белгечләргә "подъемныйлар" бирелә башлаган. Ел саен агрофирма эшчеләренең балалары санаторийларга ял итәргә бара. Мондый мөмкинлек механизаторлар өчен дә тудырыла. Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша аларның квалификацияләре күтәрелә.
    Авыл хуҗалыгында әллә ничәшәр еллар буе хезмәт хакы ала алмаган, пенсия фондына бер тиен дә акча күчерелмәгән елларны да яхшы хәтерлибез әле. Хәзер бу проблема да юк, хезмәт хаклары да әйбәт. Былтыр айлык уртача хезмәт хакы 10522 сум тәшкил иткән.
    Заман бер урында гына тормый. Көн туса, яңалык. Агрофирмада алар инде шактый булды. Һәм менә тагын берсе көтелә. "Агрокөч төркеме" ЯАҖендә "Бережливое производство" дип аталган программа кертелә. Агрофирмалар арасында аңа старт "Нөркәй"дә бирелә. Әлеге программа табышны чыгымнарны киметү хисабына арттыруны күздә тота. Аның төп принциплары булып, стандартлаштыру (эш урынында үз эшеңне сәгате, минуты белән төгәл башкару, чисталык, тәртип тәэмин итү), команда булып эшләү тора. Программа хезмәт җитештерүчәнлеген 20 процентка арттырыр дип көтелә.
    Агрофирма авыл җирлекләре белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Мөрәҗәгать белән килүчеләрне, бу безнең эш түгел дип, кире бормыйлар. Бәйрәмнәрне дә бергә-бергә үткәрәләр, техникасы белән дә ярдәм итәләр. "Уңышларыбыз да, проблемаларыбыз да уртак безнең, - ди директор. - Эшләгәнне күреп, рәхмәт әйтүчеләргә дә, җитешсезлекләрне күрсәтүчеләргә дә рәхмәтлебез. Бердәм булып эшләсәк, ыгы-зыгылар булдырмасак, Ходайның рәхмәте белән, уңышларыбыз тагын да зуррак булыр".
    Ә авылда халык тырыш безнең. "Нөркәй" агрофирмасы территориясендәге авыл җирлекләре башлыклары да чыгышларында үз эшләрен башлаучылар, гаилә фермалары төзүчеләр, күпләп мал, умарта тотучылар, өй туйлары уздыручылар, авылларны чистарту буенча өмәләрдә катнашучылар, иганәчелек белән шөгыльләнүче авылдашлары, якташлары турында бик теләп сөйләделәр. Имам-хатыйпларның һәрьяклы ярдәменә рәхмәт белдерделәр. Халык исә үзен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрде, үтенечләрен җиткерде.
    Җыелышларда муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "Агрокөч төркеме" җәмгыятенең техник директоры Раил Сафин, районның оешма, учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим