САРМАН
  • Рус Тат
  • Бергә тартсаң, йөк җиңелрәк

    Аңлашып, бер команда булып эшләгәндә, хәл итми кала торган проблемалар юк. Авыл җирлекләрендә бара торган отчет җыелышларында катнашып, без моның шулай икәненә тагын бер кат инандык. Әлмәт авылы төзеклеге, халкының бөтен тормышта яшәве белән билгеле. Җыелышта чыгыш ясаганда, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов та 186 хуҗалыкның 98ендә җиңел машина, 26сында...

    Аңлашып, бер команда булып эшләгәндә, хәл итми кала торган проблемалар юк. Авыл җирлекләрендә бара торган отчет җыелышларында катнашып, без моның шулай икәненә тагын бер кат инандык.
    Әлмәт авылы төзеклеге, халкының бөтен тормышта яшәве белән билгеле. Җыелышта чыгыш ясаганда, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов та 186 хуҗалыкның 98ендә җиңел машина, 26сында трактор, 6сында йөк машиналары бар, мал-туар арта бара, өй туйлары ясаучылар бетеп тормый, диде. Авылның үз эшмәкәрләре бар, ә алар күп кенә эшләрнең иганәчеләре булып торалар. Торган җиребезнең чисталыгы үзебезгә бәйле. Әлмәтлеләр дә, чистарту-төзекләндерү икеайлыгында катнашып, урамнарны, зиратларны, яр буйларын, күпер асларын чистарталар. Ленин урамында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәтәләр, дип, аларны үрнәккә китерде авыл җирлеге башлыгы. Бәйрәмнәрне бөтен авыл белән бергәләп билгеләп үтәләр. Мондый чакларда агрофирма ярдәменнән башка булмый, билгеле. "Риф" кибете адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады чыгышта. Шулай ук якташларын онытмаучы "Норлатнефть" җитәкчесе Илгиз Салиховка карата да җылы сүзләр әйтелде.
    Ташламалы кредитлардан файдаланучылар, субсидиягә үз эшләрен башлаучылар, гаилә фермасы булдырырга теләк белдерүчеләр бар. Сыер асраучыларга корылыклы елда хөкүмәт тә ярдәм итте. Авылның социаль проблемалары да хәл ителә килә: су, электр линияләре яңартыла, мәктәпләр, клублар ремонтлана. Әлмәтнең плотиналарына да керде ремонт. Эшләрнең гел шома гына бармаган чаклары да буладыр, тик кискен шелтә сүзләре ишетелмәде трибунадан. "Олы яр" чишмәсе буена агачлар өстәп утыртасы, Типтәр ягы зиратының коймасын алыштырасы, яшьләр урамы башына шлагбаум куясы кебек алда торган эшләре генә әйтелде.
    "Сарман" агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов әйткәнчә, авырын да, җиңелен дә бергә үтә авыл кешесе. Булган проблемаларга агрофирма да күз йома алмый. Шушы җиргә килгән икән, ул аның өметен акларга тиештер. Агрофирмада хәзерге көндә 512 кеше эшли. Былтыр уртача хезмәт хакы 9331 сум тәшкил иткән. Елны 30,4 миллион сум табыш белән төгәлләгәннәр, рентабельлелек 7,6 процент булган. Яңа техникалар алу, төзелешләр алып бару өчен, кредитлардан файдаланырга туры килә, 2005 елдан башлап, агрофирма аларны 516 миллион сум күләмендә алган. Бу акчаларга 64 берәмлек техника алынган, Кәүҗияк комплексы төзелгән, җиһазлар кайтартылган һ.б. Яңа Әхмәт авылында да, " ДеЛаваль" фирмасының саву җиһазлары урнаштырылып, сыер фермасы ачылган. Игенчелек тармагы былтыр куандырды. Аны соңгы елларның иң уңышлысы булды, диләр. Агрофирмада бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 34,3 центнер уңыш җыелган, элеваторларга 43,3 мең тонна ашлык озатылган. Шикәр чөгендеренең һәр гектардан уртача уңышы 242 центнер тәшкил иткән. Июнь аенда яңгырлар булмау киметте аның уңышын, ди директор. Рапс, терлек азыгы культуралары да әйбәт уңыш биргән. 33 мең тонна сенаж, 25 мең тонна силос, 3300 тонна печән һ.б. әзерләнгән. 2010 елгы корылык артык азыкның беркайчан да комачау итмәгәнен тагын бер кат раслады. Шуңа аны былтыр биредә дә ел да җиде айга җитәрлек итеп әзерләгәннәр. Югары уңыш алу өчен, билгеле, юньле техникасы, орлыгы белән беррәттән, ашламасы да кирәк. Агрофирмада ул һәр гектарга тәэсир итүчән матдәдә 116 килограмм исәбеннән кертелгән. Ачы туфраклы җирләрне известьләү дә әйбәт кенә дәвам итә, ә шунсыз шикәр чөгендере үстерәм дип йөрисе дә юк. Чөгендер, дигәннән, үсемлекләрне агу-химикатлар белән эшкәртүдә эшләгән механизаторларга Р.Хәбетдинов аерым рәхмәтен җиткерде.
    Быел 13396 гектарда язгы культуралар чәчәргә планлаштыралар. Моның өчен җитәрлек күләмдә орлык салынган, ул тиешле таләпләргә тулысынча җавап бирә. Техника ремонты дәвам итә.
    Җыелышта полициянең участок инспекторы И.Бадыйков чыгышы да тыңланды. Ул, райондагы криминоген хәл белән таныштырганнан соң, Әлмәт авыл җирлегендә былтыр җинаятьләр теркәлмәвен билгеләп үтте.
    Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров үз чыгышын узган елгы җыелышларда күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешеннән башлады. 70 сорауның (алдагы елда алар 105 булган) 11е агрофирмалар эшчәнлегенә кагылышлы булган. Ремонт, юллар төзелеше һәм инфраструктураның башка якларына кагылышлы 29 сорау яңгыраган. Медицина, мәгариф, элемтә, кыскасы, тормыш-көнкүрешнең һәр ягында проблемалар чыгып тора. Ул сорауларның 80 проценты хәл ителгән. Калганнары - зур чыгымнар һәм вакыт таләп итә торганнары да әкренләп чишелә бара. Район башлыгы узган елда башкарылган эшләрне атап, һәркайсын анализлап, үз бәясен дә биреп барды. Ә эшләнгән эшләр аз булмады. Авыл хуҗалыгы тармагымы ул, төзелеш, элемтә, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, хокук саклау өлкәсеме, һәркайсында җитди уңышларыбыз бар. "Ул эшләрне тормышка ашырганда, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт җитәкчелеге, энергетика министры Илшат Фәрдиев, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, "Җәлилнефть" идарәсе директоры Малик Каюмов, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте директоры Илдар Гыймадиев ярдәмен тоябыз", - диде район башлыгы һәм аларга рәхмәт сүзләре юллады.
    Авылдашлары белән очрашуга ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Салихов та килгән иде. Ул халыкның сорауларын, үтенеч-гозерләрен Хөкүмәт җитәкчелегенә җиткерүне үзенең бурычы булуын әйтеп, бу көнне күтәрелгән проблемаларның да уртага салып хәл ителәчәгенә ышандырды. Җыелышта районның оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре дә катнаштылар, үз эшчәнлекләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.
    Шул ук көнне Кәүҗияк авылында да җыелыш булды. Авыл җирлеге башлыгы Флюр Әхмәтгәрәев ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. Агрофирма директоры Р.Хәбетдинов, район башлыгы Н.Закиров чыгышларыннан соң, ветераннар советы рәисе Мөхсинә Хафизова, авыл советы депутаты Ульяна Бондарева чыгышлары тыңланды. Җыелышта "Агрокөч төркеме" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илсур Сабирьянов катнашты һәм сорауларга җавап бирде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим