Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 9 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узды
2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар.
-
Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә Җиһанов исемендәге Кыллы квартет концертлары циклы үтәчәк
Әлеге квартет 2022 елда Президент фондының мәдәни инициативалар грантына ия булган.
-
Казанда «Татар халык иҗаты» басмасын тәкъдир иттеләр
25 томлы академик басманы Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән.
-
Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуга үткән ел 2,5 млрд сум бүленде
2023 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Россия Федерациясе сәламәтек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын финанслау 2 487,88 млн сум тәшкил итте (РФ бюджетыннан – 1 989,68 млн сум, ТР бюджетыннан – 498,2 млн сум).
-
Сарман кунаклар кабул итте
-
-
Казанда «Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел» фестивале узачак
Чара 24 февральдә үтәчәк.
-
Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспортив турнир башлана
Халыкара турнир Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак.
-
Татарстанның авыл медицина учреждениеләренә 2023 елда 1,8 меңнән артык җиһаз кайтарылган
Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган.
-
Гыйнварда илкүләм проект буенча ике меңнән артык өлкән татарстанлы диспансеризация узды
Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте.
-
Гөлнара Сабирова: Муса Җәлил истәлегенә бәйге ачылышында илне яклаучыларны күрсәтәсе килә
2-3 февраль көннәрдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк «Ватаным Татарстан» гамәлгә куя торган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылышы тематикасы махсус хәрби операция белән бәйле булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.
-
Районда «Әбием җылысы» проекты тормышка ашырыла
Киләчәгең матур, хәерле булсын дисәң, иманлы бала тәрбиялә.
-
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасында тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә башлады
29 гыйнвардан Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Мобиль сайлаучы» системасында президент сайлавында тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды.
-
Татарстанда маркетплейсларда эшләргә булыша торган яңа сервис ачылды
МСП.РФ цифрлы платформасында яңа «Маркетплейсларда һәм социаль челтәрләрдә сату» сервисы эшли башлады.
-
Җәлилдә исәп-хисап тоттылар
-
-
Нөркәйлеләр - моңлы халык
Төрле уен коралларында уйнау сәләте белән аерылып торган Зур Нөркәйдә кунакларны җырлап, чәкчәк белән каршы алдылар.