САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Реклама

Сарманга Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары өр-яңа спектакль алып килә!+ ВИДЕО

Хөрмәтле Сарманлылар! Реклама . 6+

Бер авылда ике егет бер көнне туй итәләр һәм сугыш чыгып, икесе дә фронтка китә. Бергә тоткынлыкка төшәләр. «Исән кайтсак, хатыннарны алышып торабыз», – дип нәзер әйтәләр.

Бу хәлләрнең азагы ничек беткән – моны 2020 елның 22 гыйнварендә 19.00 сәгатьтә Сарман Мәдәният йортында Кәрим Тиңчурин исемендәге татар дәүләт драма театрының «Нәзер» спектаклен карагач белерсез.

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән. Олпат драматургка гына хас булганча, елата да, көлдерә дә торган тамаша. Рольләрне Татарстанның Атказанган артистлары, татар кинофильмнары аша тамашачыга яхшы таныш Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Рөстәм Гайзуллин һәм Зөлфия Вәлиева башкара.

 Билет бәясе 350 сум! Татарстанның атказанган артистлары катнашындагы спектакльне еракка барып түгел, үзебезнең районда карый алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Шәп спектакль!??? Үкенмәссез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев