САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Реклама

Хат ташучыларны бәйгебездә катнашырга чакырабыз!!! РЕКЛАМА

“Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге”, 2020 елның икенче яртыеллыгына “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына яздыру кампаниясен стимуллаштыру максатыннан, хат ташучылар арасында конкурс игълан итә.

Реклама

Ул 1 июньнән башланып, 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча шушы вакыт аралыгында югарыда телгә алынган газеталарга иң күп яздыручы өч хат ташучы билгеләнәчәк. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда, агымдагы елның 1 январеннән алып 1 июльгә кадәр – ягъни алты ай эчендә яздырган күләм дә исәпкә алыначак һәм ул хат ташучы участогындагы халыкның 50 процентыннан да ким булмаска тиеш. I урынны алучылар – әтәчле, II һәм III урынны алучылар тавыклы булачак. РЕКЛАМА ХОКУКЛАРЫНДА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев