САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ОБЩЕСТВО

«Театраль Идел буе»нда «Перепутанная сказка» һәм «Микроскоп» спектакльләре күрсәтелә

Фестивальнең финалы 2021 елның мартында була.

«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы «Микроскоп» спектакле белән, Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор эстрада театры исә «Перепутанная сказка» спектакле белән тәкъдим итәчәк.

Бәйгенең оештыру комитетыннан хәбәр итүләренчә, тамашачылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләренең иң яхшы театр постановкаларын күрә алачак.

Төбәк этапларында җиңгән спектакльләрнең видеоверсияләре проектның http://театральноеприволжье.рф сайтында урнаштырылган.

Фестивальнең финалы быел мартта узачак. Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак. Беренче урынга лаек булган коллективларга 200 мең, икенче урынга 150 мең, өченче урынны алган коллективларга 100 мең сум акчалата бүләк бирелә.

Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале беренче тапкыр 2019 елда үткәрелде. Ул чакта «Иң яхшы актриса» номинациясендә Татарстаннан Ләйсән Гатауллинаны бүләкләделәр.

Реклама

https://tatar-inform.tatar/news/culture/04-02-2021/teatral-idel-bue-nda-pereputannaya-skazka-m-mikroskop-spektakll-re-k-rs-tel-5803840

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев