САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Закон мондыйларны машинага утыртмый

Юлларда хәрәкәт иминлеген саклауга кагылышлы законнар ничек үтәлә? Район прокуратурасы чираттагы тикшерүен әнә шуңа багышлады. РФнең «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» турындагы законының 27 нче маддәсе, икенче өлешендә әйтелгәнчә, транспорт чарасы белән идарә итү бары тик тиешле документ булганда гына, рөхсәт ителә. РФ территориясендә машина йөртү хокукы бирә һәм халыкара таләпләргә туры...

Юлларда хәрәкәт иминлеген саклауга кагылышлы законнар ничек үтәлә? Район прокуратурасы чираттагы тикшерүен әнә шуңа багышлады.
РФнең «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» турындагы законының 27 нче маддәсе, икенче өлешендә әйтелгәнчә, транспорт чарасы белән идарә итү бары тик тиешле документ булганда гына, рөхсәт ителә. РФ территориясендә машина йөртү хокукы бирә һәм халыкара таләпләргә туры килә торган җирле, халыкара документлар - хәрәкәттә. Законның 24 нче маддәсе нигезендә, һәр гражданинның куркынычсызлыгы ил законнары белән гарантияләнгән юлларда йөрү хокукы бар.
Ләкин закон бозу очраклары булгалап тора әле. Әйтик, И. ның «ВС» категориясе белән транспорт йөртү хокукы бирүче документ белән транспорт йөрткән. Ләкин аны медицина комиссиясе транспорт йөртергә яраксыз, дип таба. Тикшерү шуны күрсәтте: врачлык комиссиясе карары нигезендә, И. табиб-психиатрда учетта тора. РФнең «Психиатрик ярдәм һәм гражданнарның аны алу хокукы» дигән законын тормышка ашыру турында»гы карары нигезендә, аеруча куркыныч чыганаклар белән бәйле эшчәнлекне тыючы исемлек расланган. Анда автотранспорт йөртүчеләр эчкән хәлдә, наркоман, токсикоман яисә аларда психик тайпылышларның башка авыр очраклары булса, машина йөртү катгый тыела. Чөнки алар авырулары аркасында юлда әллә нинди куркыныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкиннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура И. нең транспорт йөртү хокукын алу турында судка дәгъва хаты җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев