САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

"Әйтче миңа, Кыш бабай"...

Күз алдыгызга китерегез әле: Сезнең алда теп-тере Кыш Бабай тора. Үзе көләч, ап-ак сакаллары, бөдрәләнеп, мул булып, биленә кадәр төшкән. Ул көрәк кадәр куллары белән, сакалын сыпырып ала да, капчыгына иелә. Билгеле инде, Сезгә бүләк бирергә! Тик, бүләкне сузганчы, бабаебызның бер шарты да бар икән әле. Ул, мут-шаян елмаеп: «Башта...

Күз алдыгызга китерегез әле: Сезнең алда теп-тере Кыш Бабай тора. Үзе көләч, ап-ак сакаллары, бөдрәләнеп, мул булып, биленә кадәр төшкән. Ул көрәк кадәр куллары белән, сакалын сыпырып ала да, капчыгына иелә. Билгеле инде, Сезгә бүләк бирергә! Тик, бүләкне сузганчы, бабаебызның бер шарты да бар икән әле. Ул, мут-шаян елмаеп: «Башта теләгеңне әйт, теләгеңне! Кодрәтемнән килсә, үтәрмен», - ди… Ә Сез менә шушы затлы, кыш патшасы булган кадерле бабайдан ниләр сорар һәм ниләр теләр идегез?
Гөлфирә, шәфкать туташы:
- Мин медицина өлкәсендә 30 ел эшлим. Хезмәтемне яратып башкарам, рәхмәт әйтеп китүчеләр күп. Безнең эшкә хөкүмәт тә тиешле бәяне бирсен иде, дим. Әйтик, элекке елларда торак-коммуналь хезмәтләр, мәсәлән, ут өчен ташлама бар иде. Ул хәзер юк. «Хезмәт ветераны» исем алу өчен дә әллә никадәр урау юл үтәсе. Алдагырак чорларда аны стажы мөмкинлек биргән һәр кеше алды. Эш хаклары арттырылса, бик әйбәт. Әле минем 2012 елның мартында - юбилеем да. Кыш бабай аны шәпләп үткәрергә егәрлек, дәрт-дәрман бирсен!
Вәсимә Хәйруллина, шагыйрә:
- Мин Кыш бабайдан яшьләрнең тормышларын яхшыртуын сорыйм. Аларга процентсыз яки кечкенә процентлар белән кредитлар бирелсен, өй салу, фатир алу өчен шартлар тудырылсын. Эшсез йөрүчеләр бетсен. Безгә - өлкәннәргә, Аллага шөкер, берни кирәкми. Өебез җылы, ашарыбызга бар. Пенсияне өйгә китереп бирәләр, ут-су, газга түләвенә кадәр почтальон эшли. Без әз генә акча алып та, дөньяга чыгып йөрдек, дөнья күрдек. Авыллардан терлекче, механизатор агай-апаларны санаторийларга мәҗбүри диярлек җибәрәләр иде. Хәзерге яшьләрнең мондый мөмкинлекләре бик юк шул.
Ләйсән Җамалетдинова, Сарман:
- Яңа ел - иң күркәм бәйрәм. Бу көнне хыяллар чынга аша. Яңа елны һәркем үзенең якыннары белән каршыларга, алар белән бергә булырга тели. Ләкин бу мөмкин түгел. Чөнки әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, балалар йортларында яшәүче сабыйлар да бар. Яңа ел алдыннан алар да могҗизага өметләнә - Кыш бабайдан үзләрен әти-әниле итүен сорыйлар. Ә мин аларның хыяллары чынга ашуын телим. Кадерле Кыш Бабай! Барлык балаларга да бәхет алып кил һәм аларның теләгән бөтен әйберләре дә булсын.
Азат Хаков, Сарман:
- Җир ап-ак җәймә белән капланды. Яңа елга санаулы көннәр калды. Ирексездән күңелгә шундый уйлар килә: бу ел безгә нәрсә алып килде һәм киләсе елдан ни көтәргә? Әлбәттә, бу елдан без күп нәрсә алдык, күп әйбер белән хушлаштык. Ә инде Яңа елда мин Кыш Бабайдан үземә һәм якыннарыма сәламәтлек сорар идем. Чөнки сәламәт кеше - бәхетле кеше. Кешеләр үзләре турында гына түгел, башкалар хакында да уйласыннар һәм рәхимлерәк, кешелеклерәк булсыннар иде. Дәүләт мәгариф системасына күбрәк акча бирсен. Һәркемнең хыялы чынга ашсын, беркемне дә өмет ташламасын, Яңа ел бик күп яхшылыклар алып килсен.
Айсылу Зарифуллина:
- Мин Сарман гимназиясендә укыйм. Мәктәбебез бик әйбәт, укытучылар да - иң яхшылары. Ләкин барлык кабинетларда да электрон материаллар белән эшләргә мөмкинлек бирүче заманча технологияләр юк. Кеше нинди генә гасырда яшәмәсен, белем һәрвакыт беренчел әһәмияткә ия булырга тиеш. Чөнки вакыт алга бара, кешелек үзенең киләчәген төзи, ә бу эшләрдә белем генә ярдәм итә ала. Минем Кыш Бабайга үтенечем шул: гимназиябездә һәр кабинет заманча технологияләр белән җиһазлансын иде. Дәресләр дә кызыклырак, әйләнә-тирәне танып белергә, табигатьне сакларга, туган як өчен ни дә булса эшләргә теләүчеләр күбрәк булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев