САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Йорт арты йортлар калка

11 мартта Министрлар Кабинетында төзелеш, файдалануга торак тапшыру, ветераннарның торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә булды. Аны Премьер-министр Илдар Халиков алып барды. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Илдус Фәйзуллин үзенең чыгышын, гадәттәгечә, төзелештә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклауның торышын анализлаудан башлады. Саннар уйландырырлык....

11 мартта Министрлар Кабинетында төзелеш, файдалануга торак тапшыру, ветераннарның торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә булды. Аны Премьер-министр Илдар Халиков алып барды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Илдус Фәйзуллин үзенең чыгышын, гадәттәгечә, төзелештә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклауның торышын анализлаудан башлады. Саннар уйландырырлык. Былтыр 13 муниципаль берәмлектә төзелеш объектларында бәхетсезлек очракларында 26 кешенең гомере өзелгән, 43 кеше авыр җәрәхәтләр алган. И.Халиков моны коточкыч хәл һәм җавапсызлык нәтиҗәсе, дип атады. Аннан төзелеш белән бәйле барлык кешеләрнең мөнәсәбәтен үзгәртеп кенә китеп булачагын ассызыклады.
Төзелеш күләменә килгәндә, республика Идел буе регионында беренче урында бара. Ел башыннан 438 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 18 процентын тәшкил итә. Тапшырылган торакның 102,3 мең квадрат метрын - социаль ипотека, 181,4 мең квадрат метрын - инвестицион төзелеш, 154,3 мең квадрат метрын шәхси төзелеш объектлары алып тора. Бүгенге көндә ветераннар өчен 155 йорт төзелә. Мартта аларга дигән 38 фатирны ( гомуми мәйданы 1507 кв.метр) файдалануга тапшыру планлаштырыла. Республикада быел файдалануга тапшырылырга тиешле 100 күп фатирлы йортның 41е - инде 70 процент, ягъни югары әзерлектә, 32 йорт уртача әзерлектә (30 - 70 процент эшләр башкарылган) исәпләнә.
Районның быелга торак төзелеше планы 7000 квадрат метр тәшкил итә. Бүгенгә аның 1239 квадрат метры, ягъни 17,7 проценты файдалануга тапшырылган. Сарман үзәгендә төзелүче 33 фатирлы йорт уртача әзерлектә (65 процент) исәпләнә. Әлеге йорт социаль ипотека программасы буенча төзелә. Шул ук вакытта анда ирекле сатуга куела торган фатирлар да бар. Ике контурлы газ казаннары урнаштырылып, шәхси җылытыла торган, уңайлы фатирлар күпләрне җәлеп итәрлек. Бу йорттан фатир алырга теләүчеләр ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фондының райондагы вәкиле Мәүләвиев Илдуска мөрәҗәгать итә алалар. Аның телефоннары: 2-47-01, 8-9196213171.
Районда колачлы төзелешләр алып барыла. Быел Сарманда ябык бассейн, Каташ Каран авылында клуб, шулай ук Сарманны әйләнеп уза торган юл төзелеше башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев