САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Ышан, әмма тикшер

Бу - дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне һәрвакыт, һәрдаим хәл итеп килүче батыр, тәвәккәл кешеләр бәйрәме. Бүгенге көндә куркынычсызлык хезмәте - дәүләтнең федераль структурасы: ул турыдан-туры Президентка буйсына. ФСБ хезмәткәрләренең девизы: «Дәүләт, законлылык һәм намус». Алар аерым затларга түгел, ә законга хезмәт итәләр. Патриотизм, шәхеснең, җәмгыять, дәүләтнең мәнфәгатен...

Бу - дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне һәрвакыт, һәрдаим хәл итеп килүче батыр, тәвәккәл кешеләр бәйрәме.
Бүгенге көндә куркынычсызлык хезмәте - дәүләтнең федераль структурасы: ул турыдан-туры Президентка буйсына. ФСБ хезмәткәрләренең девизы: «Дәүләт, законлылык һәм намус». Алар аерым затларга түгел, ә законга хезмәт итәләр. Патриотизм, шәхеснең, җәмгыять, дәүләтнең мәнфәгатен яклау дигән төшенчәләр алар өчен буш сүзләр була алмый. Бу кешеләр дан, ниндидер бүләкләр өчен түгел, ә югары идеяләр, дәүләт куркынычсызлыгы, гражданнарның иминлеге, тынычлыгы өчен хезмәт итә. Әлеге структура вәкилләренең ничек эшләүләрен күзаллау өчен, исемен Казанның бер урамы йөрткән, ТАССР Министрлар Советы каршындагы КГБның Зәй бүлеген ачу турында фәрман биргән олы шәхес - Абдулла Хәлил Бичурин биографиясенә күз төшерү кирәктер.
Абдулла ачлык еллары авырлыкларын кичерә, 12 яшьтән эшли башлый. Белем алуга хирыс егет комсомолга керә, Мәскәү техникумында металлург һөнәренә укый. Аннан соң А.Бичуринны Магнитогорск шәһәре комбинатына эшкә җибәрәләр. 1933 нче елда армиягә алынып, ул НКВД гаскәрләре полкында хезмәт итә. 1959 нчы елда Татарстан КГБсы председателе урынбасары була, ә 1961 нче елдан әлеге комитетның җитәкчесе итеп куела. Сугыштан соңгы елларда республикада нефть чыгарылу, нефть-химия объектлары, яңа оборона техникасы төзелү, фәннең алга китүе чит илләрнең спецслужбалары эшчәнлеген дә активлаштыра. А.Бичурин җитәкчелегендәге комитет аларга каршы нәтиҗәле эш алып бара. Чаллыда автомобиль заводы төзелү еллары республика чекистлары өчен олы сынау була. Бу чорда да, Зәй ГРЭСына нигез салынганда да, Абдулла Хәлиловичның контрразведкачылык таланты нык күренә. Эш күләме арту КГБга өстәмә кадрлар кирәклекне таләп итә. 1974 нче елның 18 апрелендә комитетның Зәй бүлеге ачыла. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы буенча РФ федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең Зәй бүлеге дип йөртелә. Хезмәткәрләрнең бурычлары иминлекне тәэмин итү белән генә чикләнми, алар террорчылык, оешкан җинаятьчел күренешләргә, ришвәтчелеккә, наркотиклар контрабандасына каршы да көрәшәләр, мәгълүмати куркынычсызлык булдыру, ил чикләрен саклау да - әлеге бүлектәгеләрнең бурычы. Узган айда Зәй бүлеге хезмәткәрләре, террорга каршы өйрәнүләрдә катнашып, югары һөнәри осталык үрнәкләре күрсәттеләр.
ФСБда хезмәт итү - мактаулы һәм ышанычлы эш. Дәүләт бу тармак хезмәткәрләре турында даими кайгырта, аларның эш, яшәү шартларын яхшырта. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: хезмәткә бары нык белемлеләр, физик яктан көчле-таза егетләр алына. Вакытлар узу белән, аларның күбесе, халыкның, дәүләтнең, милли кыйммәтләр, җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен яклап-саклап, үз чорларының чын геройларына әйләнәләр. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, бу тармакта хезмәт иткән ветераннарны, аларның гаиләләрен, личный составны чын күңелдән котлыйм, аларга имин-тыныч көннәр, бәхет-шатлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев