САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Җырың булсын юлдаш

Инвалидлар декадасы уңаеннан без - район ветераннар советы әгъзалары, хәйрия акциясе уздыру нияте белән, Җәлил поселогының картлар һәм инвалидлар йортында булдык. Кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр мул итеп күчтәнәчләр - үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерләнмәләр алып бардылар. Хәйрия иртәсен ветераннар советы рәисе урынбасары Даимә Вәлиева ачып җибәрде. Бу очрашуның ул инвалидлар...

Инвалидлар декадасы уңаеннан без - район ветераннар советы әгъзалары, хәйрия акциясе уздыру нияте белән, Җәлил поселогының картлар һәм инвалидлар йортында булдык. Кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр мул итеп күчтәнәчләр - үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерләнмәләр алып бардылар.
Хәйрия иртәсен ветераннар советы рәисе урынбасары Даимә Вәлиева ачып җибәрде. Бу очрашуның ул инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган дуслык визиты икәнлеген, күңел җылысын салып әзерләгән салатлар, кайнатмалар белән сөендерү, матур концерт номерлары белән җыр-моңга сусаган күңелләренә яшәү дәрте салу максатыннан оештырылганлыгын билгеләп үтте. Аннан соң залдагы тамашачылар алып килгән чәкчәктән авыз иттеләр. Д.Вәлиева биредә тәрбияләнүчеләрнең һәркайсына, хезмәткәрләргә исәнлек-саулык, иминлек теләде.
Концертны Әзһәрия Исламова алып барды. Сәнгатькә гашыйк Мәшүдә Латыйпова, Роберт Сабиров, Валентин Кузьмин, Рафаэль Гыйләҗев гармунда уйнадылар. Аларны нәфис сүз осталары Азия Хәсәнова, Вәҗидә Әхмәтшина алыштырды. Нурия Вәлиуллина, Рафаэль Гыйләҗев та шигырьне бик оста итеп сөйләделәр. Өстәвенә Рафаэль оста курайчы, мәзәкләр сөйләүче дә булып чыкты. Роберт Сабировның ялгыз җырлавын барысы да онытылып тыңлады. Валентин Кузьмин - берүзе дә концерт куярлык кеше. Ул үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Гүзәл Гыйздәтова, Мария Романованың шаян, такмак әйтеп биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Әзһәрия апа белән мин тамашачыларны җырларыбыз белән сөендердек. Баянчылар бию көйләрен сыздырып җибәрүгә, залдагылар да, бердәм күтәрелеп, күмәк биюгә кушылдылар. Концертны яшь чактан ук яратып җырлый торган "Катюша" җыры белән тәмамладык. Зал да безгә кушылып җырлады. Интернатта тәрбияләнүчеләр безне матур теләкләр - сәламәтлек, исәнлек-саулык, бәхет теләп озатып калдылар.
Без биредә тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән дә таныштык. Бүлмәләр җылы, чиста, әледән-әле төрле очрашулар, күңел ачу чаралары булып тора.
Бүгенге көндә ил-көннәребез тыныч, имин. Киләчәктә дә үзара аңлашып, дус, тату яшәргә язсын.
Концерт куярга бару өчен, зур, җылы автобус белән чаңгы базасы директоры Шамил Хафизов ярдәм итте. Шофер Фирдәвес Кәлимуллин безгә бик игътибарлы булды, җай гына йөртеп алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев