САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Йөгереп кенә йөри

Эштән туктап, лаеклы ялга киткәч, тормышлар үзгәрә икән. Элек һәрвакыт очрашып, күрешеп торган танышлар, дуслар белән дә еш аралашып булмый. Күп вакыт телевизор карыйсың, кулыңа газета-журнал аласың. Мин үзем озак еллар инде көндәлек матбугатны күп итеп алдырам. Безнең Г.Гафиятуллин, Ф.Кәрим, Профсоюзлар, Ф.Яруллин урамнарында хат ташучы булып Асия Сәхәбетдинова эшләде. Без...

Эштән туктап, лаеклы ялга киткәч, тормышлар үзгәрә икән. Элек һәрвакыт очрашып, күрешеп торган танышлар, дуслар белән дә еш аралашып булмый. Күп вакыт телевизор карыйсың, кулыңа газета-журнал аласың. Мин үзем озак еллар инде көндәлек матбугатны күп итеп алдырам. Безнең Г.Гафиятуллин, Ф.Кәрим, Профсоюзлар, Ф.Яруллин урамнарында хат ташучы булып Асия Сәхәбетдинова эшләде. Без аны бик яраттык. Чөнки ул үз эшен төгәл итеп алып барды, ачык йөзле, киң күңелле булды. Хәзер ул - лаеклы ялда. Тормышлары матур, имин булсын.
Бүгенге көндә аның урынында Валентина Шакирова эшли. "Асияне сагынырбыз, аның кебек беркем дә эшли алмас инде", - дигән идек, юкка хафаланганбыз икән. Валентина Николаевна үзе - Дружба авылыннан. Ул безгә бер күрүдә ошады. Ачык йөзле, бик җитез, төгәл, йөгереп кенә йөри. Иртәнге якта пенсияне китерсә, төштән соң газета-журналлар тарата, коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләрен дә аңа бирәбез. Валентина аларны түләп, квитанцияләрен китереп китә. Хат ташучы подписка кампаниясендә өлгерлек, тырышлык күрсәтә. Пенсияләрне алу белән, газеталарга язылабыз. Әгәр берәр журнал кирәк икән, Валентина аны иренмичә китереп бирә. Без урамыбыз белән бу хат ташучыдан бик канәгать. Аңа эшендә гел уңышлар юлдаш булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X