САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

"Язмышыма рәхмәт"

Талантның бер өлеше - тумыштан, тугыз өлеше - тормыштан, диләр. Булган сәләтеңне үстермәсәң, тырышмасаң, үз дигәнеңә ирешүе кыен. "Алга, бары алга!" дигән тормыш девизы белән яшәүче Илназ Минвәлиев та шул фикердә. Үзенең моңлы да, дәртле дә җырлары белән күпләрнең күңелен яулаган җырчы гастрольләргә чыккан һәм "Сагынырлык булсын үткәннәр" дип аталган...

Талантның бер өлеше - тумыштан, тугыз өлеше - тормыштан, диләр. Булган сәләтеңне үстермәсәң, тырышмасаң, үз дигәнеңә ирешүе кыен. "Алга, бары алга!" дигән тормыш девизы белән яшәүче Илназ Минвәлиев та шул фикердә. Үзенең моңлы да, дәртле дә җырлары белән күпләрнең күңелен яулаган җырчы гастрольләргә чыккан һәм "Сагынырлык булсын үткәннәр" дип аталган концерт программасын Сарман тамашачысына да бүләк итәргә ниятли. Әңгәмәбезне дә иҗат дөньясына алып килгән урау юллардан башладык.

Реклама

- Барысы да - Ходай кулында. Хәтеремдә, кечкенә сыйныфларда укыганда, бер иншамда, әти кебек механизатор булам, басу-кырларны иңләп, туган авылымда эшкә калачакмын, дип язган идем. Югары классларга җитәрәк, физкультура укытучымның йогынтысы да булгандыр, күрәсең, аннан үземнең дә спортка караш үзгә булган, шул юнәлешне сайладым. Барлык төр спорт ярышларында катнашып, югары күрсәткечләргә ирешә идем. Ниятләп, Казанга спорт факультетына укырга керергә дип киттем. Ни кызганыч, теориядән бер балл җитмәү сәбәпле, конкурстан үтмәдем. Язмыш кушуы булгандыр, шулай барам троллейбуста, күзем, һөнәр училищесы пешекчеләр курсына укучылар кабул итә, дигән белдерүгә төште. Шулай укырга кердем. Аны тәмамлагач, эшкә урнаштым, рестораннарда җырлап йөрдем. Менә шул вакытларда миңа тормышымны үзгәртерлек кешеләр белән очрашу насыйп булды. Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Афзалова, Хәмдүнә апа Тимергалиева миңа иҗат дөньясына юллама бирделәр. Биш ел Хәмдүнә апа белән бергә эшләдек. Ул минем зур терәгем, киңәшчем булды. Кеше җыры белән кеше булып булмый, үз җырыңны булдыр, диде. Мин аңа олы рәхмәтле, тәҗрибә туплауда көчле тәэсир итте. Аннан инде үземне аерым сынап карарга уйладым.
- Җыр-моңга әвәслек, мәхәббәт, гадәттә, нәселдән килә. Сиңа бу матур сәләт кемнән күчкән?
- Минем әни дә, әти дә бик матур җырлыйлар. Әтинең туганнары арасында оста гармунчылар, композиторлар бар. Шуларга ияреп, кечкенәдән җырлап үстем, мәктәптә укыганда, төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яуладым.
- Җиңел генә әйтеп куйдың әле, җырлап кына йөргәнсең кебек...
- Без гаиләдә 4 бала - 3 малай, 1 кыз үстек. Әти белән әни безне кечкенәдән эштән курыкмаска, тормышны аңлап яшәргә, авырлыкларны җиңә белергә, рухи яктан нык булырга өйрәттеләр, Әти безнең бик коры, җитди кеше булды. Шуңа бик иркәләп тә утырмадылар. Мин аларга дөрес тәрбия биргәннәре өчен зур рәхмәтле. Үзең эшләп тапкан малның кадере була бит аның. Бүген дә рәхәт тормышны бары тик тырышлык нәтиҗәсе, дип исәплим. Үзебезнең балаларга да шундый тәрбия бирергә тырышам.
- Балалар, дигәннән, сезнең дә бит 3 малай. Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. Тормыш иптәшең дә әниеңне кабатлый түгелме? Ходай язса, берәр кыз да бүләк итәр әле.
- Әйе, Динара - бик яхшы хатын һәм ана. Балалар тәрбияләүдә аның өлеше бәяләп бетергесез. Арча ягыннан, шәһәр кызы булса да, барлык эшләрне белә, хезмәт сөя. Биш вакыт намазны калдырмый, малайларга да дини тәрбия бирә. Мин малайларның спорт белән шөгыльләнеп, чыныгып үсүләрен телим. Кыз, дигәннән, Ходайга каршы барып булмый, белмәссең...
- Репертуар сайлаганда, җырчы күбрәк үзенең холкына, тормышына кагылышлы эчтәлеклесен сайлыйдыр кебек. Син "Кызларым-кызкайларым" дип җырлап йөрисең...
- Чыннан да, кызык булды ул. "Барс-Медиа" компаниясенә шул җырны тәкъдим иттеләр, берсе дә алмый. Үзем җырлыйм, дидем дә шуннан өйрәндем, халык ошатты, дип беләм.
- Җырлап йөрүдән тыш тагын нинди һөнәрләрең бар?
- Концертлар - ул минем хобби. Безнең үзебезнең "Аксу" студиясе бар, анда да эшне алып барам. Җәй көннәрендә нинди дә булса төзелеш эше белән мәшгуль. Үзебезнең ихатада эшлим, туган якларыма - Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылына кайтып, әти-әниемә, туганнарыма ярдәм итәргә, туган нигеземдә нәрсә дә булса төзекләндерергә дә вакыт табам.
- Өч фарыз гамәлең - йорт салу, агач утырту, малай үстерү - барысы да булган. Шулай да, тормышка ашмый калган хыялларың бармы?
- Кеше хыялларсыз, максатсыз яши алмый, минемчә. Минем җыр сәнгатендә махсус белемем юк, шуңа югары белем алырга исәбем бар. Үз өстемдә даими эшлим. Әлфия апа әйтмешли, сандугач сайрамаса, ике көн дә яши алмый, җырчы да шулай. Тамашачыларыма рәхмәт, иҗатка көч биреп торалар. Ел саен мөмкинлекләре чикләнгәннәргә хәйрия концертлары бирәм. Моны үземә максат итеп куйдым. Язмышыма рәхмәтлемен, Аллага шөкер, туганнарым, дусларым белән аралашып, тигез тормышта, булганның кадерен белеп яшәргә тырышам.
- Талантның ике канаты була: берсе - халык, икенчесе - хезмәт, дигәннәр. Сиңа да, Илназ, халык мәхәббәтен яулап, тырыш хезмәткә корылган тормышыңда сәламәт һәм бәхетле яшәвеңне телибез.
Хөрмәтле райондашлар! Җырчыбызның үзе белән күрешеп, аның моң-җырларын ишетәсегез килсә, 19 апрель көнне мәдәният йортына рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X