САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшәү шартларын яхшырту өчен

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышларындагы проблемалар кимергә охшаган: "Уңайлы мохит" программасы кабул ителеп, тормышка ашырыла башлады. Татарстан Россиянең бу программада сынау рәвешендә катнашучы өч регионының берсе булып тора. Чираттагы киңәшмәдә сүз, нигездә, шушы программа, районда аны тормышка ашыру юллары турында барды. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Солтанов Башкарма...

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышларындагы проблемалар кимергә охшаган: "Уңайлы мохит" программасы кабул ителеп, тормышка
ашырыла башлады.
Татарстан Россиянең бу программада сынау рәвешендә катнашучы өч регионының берсе булып тора.
Чираттагы киңәшмәдә сүз, нигездә, шушы программа, районда аны тормышка ашыру юллары турында барды.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Солтанов Башкарма комитетның 2011 - 2015 елларга "Уңайлы мохит" программасын раслау турындагы 506 нчы санлы карары булуын, шуның нигезендә эшче группа төзелеп, инвалидлар, эшкә вакытлыча яраксызлар, яшь балалы (коляскалы) аналар өчен уңайлыклар тудыру буенча социаль объектлар барлануын әйтте. Һәр тармак үз учреждениеләрендә һәм территорияләрендә мондый категория кешеләр өчен уңайлыклар тудыруга җаваплы. Башкарылган эшләрнең санитар норма һәм кагыйдәләргә туры килүен социаль яклау министрлыгы контрольдә тота. Социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова идарәнең районда программаны эшләүче һәм координацияләүче оешма булуын әйтеп, программаны тормышка ашыруның төп моментларына тукталды. Һәр оешма тарафыннан югарыдагы министрлыкларга заявкалар җибәрелгән.Мәсәлән, социаль учреждениеләр буенча алганда, "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында икенче катка күтәрелү җайланмалары куюга заявкалар киткән. Һәр министрлык аларны туплап, Министлар Кабинетына юллый. Анда, финанслау өчен, объектлар ачыклана һәм күпме акча - федераль, күпмесе - республика һәм күпмесе район бюджетыннан бүленүе билгеләнә. Проект -смета документларын подрядчы үзе ясата, подрядчылар үз чиратында, республика дәрәҗәсендә тендор узалар. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында барлык документлар белән танышырга мөмкин.
Россиядә - 13 миллион, Татарстанда - 300 мең инвалид яши. Райондагы 3 мең инвалидның 168е - балалар, 29 коляскалы инвалид (7се -балалар), 33 сукыр, 23 ишетмәүче инвалид бар. "Уңайлы мохит" алар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән башка категория кешеләр өчен уңайлыклар тудырачак.
Мәгариф бүлеге начальнигы З.Гыйләҗева чыгышыннан күренгәнчә, районда инвалид балаларны укыту өчен иң элек Сарман гимназиясе базасында шартлар тудырылачак. Бинага керү-чыгу, анда хәрәкәт өчен шартлардан тыш, уку йортлары махсус укыту әсбаплары, шул исәптән, компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәкләр. Инвалид балаларны укыту, аерым алганда, аларга өйдә һәм дистанцион белем бирү өчен укытучылар әзерләнә. Районда 17 инвалид бала дистанцион укытыла. Дистанцион укыту үзәге булып, Сарман урта мәктәбе тора. Укытучылар үзләре "Телешкола" дип аталган система буенча укулар үткән. Ел ахырына кадәр тагын дүрт балага, дистанцион уку өчен, компьютерлар урнаштыру күздә тотыла.
Мәдәният бүлеге начальнигы Г.Латыйпова бу категория кешеләр өчен мәдәният учакларының уңайлылыгыннан тыш, аларның төрле чараларда катнашуларына ирешү мөһимлеген дә ассызыклады. Беренче чиратта район мәдәният йорты һәм Җәлил мәдәният сарае, үзәк китапханә, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, Сарман сәнгать мәктәбе биналары пандуслар һәм башка җайланмалар белән җиһазландырылачак. Алга таба бу эшләр авыл мәдәният йортларында башкарылачак.
Әйе, инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен җәмгыятьтән аерылган итеп хис итәргә тиеш түгелләр. "Уңайлы мохит" программасы Берләшкән Милләтләр Оешмасы Конвенциясен тормышка ашыру кысаларында эшләнгән һәм кабул ителгән. Аңа яраклы рәвештә законнарга да үзгәрешләр кертелүе көтелә.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды. Ул әлеге программаны тормышка ашыруда һәр тармакта аңлау булырга һәм эшләрнең тиешле югарылыкта алып барылырга тиешлегенә басым ясады. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү, автомобильләргә техник карау уздырудагы һәм киңәшмәдә күтәрелгән башка мәсьәләләр буенча җаваплы хезмәткәрләр алдына бурычлар куйды. Аерым алганда, коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның артуына юл куймау ассызыкланды. Бу мәсьәлә республика гына түгел, ил Хөкүмәте контролендә тора. Халыктан кергән бер генә сорау да игътибарсыз калдырылырга тиеш түгел һәм аларга җавап бирелергә тиеш, дип билгеләде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев