САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Якты елларга өметләнәм

Узган атнада Янурыс авылында шатлыклы вакыйга булды - яңа урамга газ керде. Ә минем өчен бу көн икеләтә бәйрәм иде. Бу көнне минем 50 яшьлек юбилеем да булды. Шатлыгыбызны район җитәкчеләре, олы кунаклар да уртаклашты. Монысы да безнең өчен шатлык өстенә шатлык булды. Безне газлы итүдә зур тырышлык куйган район...

Узган атнада Янурыс авылында шатлыклы вакыйга булды - яңа урамга газ керде. Ә минем өчен бу көн икеләтә бәйрәм иде. Бу көнне минем 50 яшьлек юбилеем да булды.
Шатлыгыбызны район җитәкчеләре, олы кунаклар да уртаклашты. Монысы да безнең өчен шатлык өстенә шатлык булды. Безне газлы итүдә зур тырышлык куйган район башлыгы Н.Закировка мин генә түгел, урамыбызда яшәүчеләрнең барысы да рәхмәтле. Шулай ук "Татнефть" берләшмәсе җитәкчесе Ш.Тәхаутдиновка, район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Нуртдиновка, "Әлмәтгаз" идарәсе җитәкчесе В.Миннехаҗиевка, Сарман газ участогы өлкән мастеры А.Хөсәеновка, Фәрит абыйга, авыл җирлеге башлыгы А.Мөхәммәдиевага һәм башкаларга да чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Безгә теләктәшлек күрсәткән, изге теләктә торган авыл халкына да рәхмәт яусын.
Заманалар авыр, дисәләр дә, тормыш алга бара. Күпме кеше яңа йортлар сала, аларга юллар сузыла, су линияләре алыштырыла, газ кертелә. Мәктәпләр, балалар бакчалары турында да даими кайгыртыла. Бу атнада - сайлаулар. Мин тормышыбызның киләчәктә дә яхшыга таба гына баруын телим. Мин дә, гаиләм дә, билгеле, эшләгән эшләре халык күз алдында булган партияне сайлаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев