САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа ел алдыннан

Яңа елга - яңа тәрәзәләр белән Дәүләт, хакимият тарафыннан мәктәпләргә игътибарның көчәюе, зур ярдәмнәр күрсәтелүе безне бик сөендерә. Зур Нөркәй мәктәбе дә 2012 елны зур уңышлар, сөенечләр белән каршы ала - Яңа елга яңа тәрәзәләр белән керә! 2011 нче елның январь аенда 40 тәрәзә алыштырылган иде. Мәктәп җылынды, матурланды. Калган...

Яңа елга - яңа тәрәзәләр белән

Дәүләт, хакимият тарафыннан мәктәпләргә игътибарның көчәюе, зур ярдәмнәр күрсәтелүе безне бик сөендерә. Зур Нөркәй мәктәбе дә 2012 елны зур уңышлар, сөенечләр белән каршы ала - Яңа елга яңа тәрәзәләр белән керә! 2011 нче елның январь аенда 40 тәрәзә алыштырылган иде. Мәктәп җылынды, матурланды. Калган тәрәзәләрне дә алыштырырга иде, дип, бөтен мәктәп коллективы белән тели торгач, анысы да тормышка ашты. Ноябрь, декабрь айларында бөтен тәрәзәләр алыштырылып бетте. Мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга да зур игътибар бирелә. Күптән түгел генә бөтен укытучылар ноутбуклы булдылар. Хәзер мәктәпнең бөтен ноктасыннан чыбыксыз Интернетка ялганырга мөмкин. Яңа технологияләрне, инновацион методларны дәрестә, дәрестән тыш чараларда куллану өчен, яңа гына мәктәпләргә интерактив такталар, проекторлар таратылды. Безнең хәзер һәр кабинет заманча җиһазландырылды. Укытучыларыбыз дәресләрдә интерактив такталарны бик теләп һәм уңышлы файдаланалар.
Мәктәпне без, "зур гаилә", дибез. Тату гаиләбезнең һәр кешесе өчен, бу үзгәрешләр Яңа елга зур бүләк булды. Безне шулай сөендергәннәре, укучыларга белем алу өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырганнары өчен, район хакимиятенә, хакимият башлыгы Нәфис Абдулкасыймовичка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Солтангировнага рәхмәтебезне белдерәбез.
Ләйлә Шәйхразыева,
Зур Нөркәй урта мәктәбе директоры.

Куанычлы нәтиҗәләр
«Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» быел республика күләмендә уздырылган күп кенә конкурсларда катнашып, җиңүче дипломнарына, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Бу турыда инде газетада язып чыккан идек.
Узган атнада Казанда Республиканың иҗтимагый палатасы үткәргән бәйгегә йомгак ясалды. «Сарман» газетасы Республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында гражданлык институты эшчәнлеген иң яхшы яктырткан өчен, лауреат исемен алды һәм диплом, бүләккә лаек булды.
Икенче республика конкурсы «Татарстан Республикасында халык сәнгате үрнәкләрен яңадан кайтару, торгызу» дигән темага багышланган иде. Анда үзәк директоры - баш редактор Альбина Сабировага «Шәхси һәм гаилә бизнесын оста куллар традициясендә үстерү» номинациясендә теманы иң яхшы яктырткан өчен диплом тапшырылды. Шундый ук бүләккә газета корреспонденты Энҗимә Габдрәхимова да лаек булды.

Бу - Кыш бабай, ишегеңне ач

Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Полиция Кыш бабае" акциясен үткәрү матур традициягә әйләнде.
Акция быел 20 декабрьдә башланды. 14 январьга кадәр дәвам итәчәк бу чара өч этапта үтәчәк. "Полиция Кыш бабаеның" төп максаты - балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне кисәтү, аларның хокукларын яклау, тәрбиячесез, караучысыз калган балаларны, социаль яктан имин булмаган, аз керемле гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү. Акция халыкның хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата ышанычын арттырырга булышачак, дип тә көтелә.

Безнең урам шатлыгы

Яңа ел алды көннәре кайбер райондашларыбыз өчен икеләтә шатлыклы. "Безнең урамга газ ялганды. Бу безнең өчен зур сөенеч булды. Безне газлы итү өчен тырышкан җитәкче абыйларга, газ кертүдә эшләгән барлык кешеләргә зур рәхмәт әйтәбез", - дип шалтыраттылар безгә Сарман авылының Татарстан урамында яшәүче 3 нче класста укучы Фәридә һәм балалар бакчасына йөрүче Алия Сөләймановалар.

Исеңдә тот, эшмәкәр!

Муниципаль районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе эшмәкәрләргә тагын бер кат шуны искәртә: эшмәкәрлекнең закон тарафыннан тыелмаган теләсә нинди төре белән шөгыльләнергә мөмкин. Эшмәкәрлекнең тыелган төрләренә хәзерге вакытта корал, наркотиклар һәм наркотик матдәләр җитештерү һәм сату керә. Нинди генә очрак булмасын, эшмәкәрлек җәмгыять һәм кешеләр файдасына юнәлтелгән булырга тиеш.
Татарстан Республикасында «хуш исле матдәләр һәм көнкүреш химиясе» исеме астында психоактив матдәләрнең яңа төрләрен тарату 2009 нчы елда башланды. Алар аеруча Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә күп таратыла. Моннан тыш, республикада дезоморфин белән бәйле хокук бозуларның артуы күзәтелә.
Сәүдә нокталарында физик һәм юридик затларның башка химик препаратлар исеме астында наркотик, психотроп матдәләрне җитештерүләре, сатулары, саклаулары, шулай ук сатып алу, файдалану һәм пропагандалаулары тыела һәм моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Наркотик һәм психотроп матдәләрне җитештерү һәм файдалану ысулларын пропагандалау, аларны сату урыннарын күрсәтү, бу хактагы әдәбият һәм массакүләм мәгълүмат чараларын чыгару һәм тарату, болар хакында компьютер челтәрендә мәгълүмат бирү дә катгый тыела.
Г.Вәлиева,
наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре.

Наркотикларга каршы көрәш
комиссиясендә
27 нче декабрьдә ТР Министрлар Кабинетында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Анда, башка көн тәртипләре белән беррәттән, агымдагы елда укучылар, студентлар һәм армиягә чакырылучы яшьләр арасында наркотик матдәләрне кабул итүгә үткәрелгән медицина тикшерүләре нәтиҗәләре турында да әйтелде. Быел республикада 90 меңнән артык яшь кеше наркотиклар кабул итүгә тикшерү үткән. Алар арасында 121 нең наркотик матдәләр кабул итүләре ачыкланган. Районда наркотикларга тикшерү 262 мәктәп һәм аграр көллият укучылары арасында уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев