САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Урланган беләзек

Алина белән Алисә - балалар бакчасыннан ук дуслар. Беренче класска да бер үк мәктәпкә бардылар, бергә утырдылар, буш вакытларын да гел бергә уздырдылар. Хәтта, мәктәпне тәмамлауга, бер уку йортын сайлап, бер факультетка укырга керделәр. Араларында булган мөнәсәбәтләр аларның чын дус булуларын исбатлый, хәтта үзләрен алар дус дип кенә түгел, ә...

Алина белән Алисә - балалар бакчасыннан ук дуслар. Беренче класска да бер үк мәктәпкә бардылар, бергә утырдылар, буш вакытларын да гел бергә уздырдылар. Хәтта, мәктәпне тәмамлауга, бер уку йортын сайлап, бер факультетка укырга керделәр. Араларында булган мөнәсәбәтләр аларның чын дус булуларын исбатлый, хәтта үзләрен алар дус дип кенә түгел, ә бертуганнар итеп күрә иде. Тышкы кыяфәтләре белән дә бер-беренә охшаш, чибәр, сөйкемле, тырыш, максатчан. Тик бер аерма бар...
Алинаның гаиләсе беркайчан да акчада кытлык күрмәде. Кызны матур итеп киендерделәр, нәрсә теләде, шуны алып бирделәр. Кино, зоопарк, аттракцион, дисеңме, барысы да булды. Әти-әнисе аны күз карасыдай саклады, бар теләген чынга ашырырга ашыкты. Ә менә Алисә кечкенә генә фатирда әнисе белән генә көн күрде. Тик әнисе кызы тук булсын, матур киенсен, дип, үзен бер дә жәлләмичә, көне-төне эшләде. Алисә әнисен бик хөрмәт итә. Әнисенә берничә эштә эшләргә туры килгәнгә күрә, ул да әнисенә һәрвакыт булышырга ашкынып торды.
Кызларыбыз арасында шундый аерма булса да, дуслык алар өчен бик әһәмиятле нәрсә булды. Бер-берсенә карата бернинди көнләшү дә, начар эшләр эшләү теләге дә тумады аларда. Киресенчә, Алина хәтта Алисәгә булышкалап та тора иде. Вакыт шулай әкрен генә уза торды. Көннәрдән бер көнне кызлар укыган төркемгә "академка"дан Айгөл исемле кыз килеп кушылды. Беренче көннән үк диярлек ул дус кызлар Алина, Алисә белән дуслашып китте. Калганнар бу аралашуга никтер шикләнеп карадылар, хәтта кызларны кисәтергә дә ашыктылар. Тик кызлар группадашлары сүзенә колак салмадылар шул. Әйе, юкка гына халык телендә, "Ике кеше генә якын дус була ала, өченчесе һәрвакыт бу дуслыкны җимерергә тырыша", дигән сүзләр йөрми. Нәкъ шулай килеп чыкты да. Айгөл Алинаның бай кыз, һәрвакыт акчалы булуыннан файдалана башлады. Гел акча яки башка нәрсә сорый иде. Алина, Айгөлне чын дус итеп күргәнгә, үтенечләрен кире какмады, булышты. Тик үтенечләр көннән-көн диярлек күбәя генә торды.
Алинаның туган көне җитәсе иде. Ул барлык төркемдәшләре белән бәйрәмен Казанның бер төнге клубында үткәрергә булды. Ә менә иң якын дусларын ул, алданрак бәйрәм итәр өчен, үзенә кунакка чакырырга булды. Кызлар ризалаштылар, тик көне килеп җиткәч, Алисә килә алмады, чөнки, әнисенә булышам, дип, ул эшкә кергән иде. Бәйрәмне шулай икесенә генә, Алисәсез башларга туры килде. Ул бары клубка гына килергә тиеш иде. Бәйрәм озак барды. Китәр алдыннан кызлар барысы да, көзге алдына җыелышып, өс киемнәрен кия башладылар. Кинәт Айгөлнең сумкасы көзге алдыннан төшеп китте һәм сумка эчендә булган бөтен нәрсәсе коелды. Алина дустына әйберләрен җыярга булышты. Аның күзенә ниндидер ялтырый торган нәрсә ташланды. Яхшылабрак караса, бу - әнисе бүләк иткән алтын беләзек иде. Тик ни өчен ул Айгөлнең сумкасында? Алина, берникадәр вакыт уйланып торганнан соң, эшнең нәрсәдә икәненә төшенде. Айгөл кунакта булганда, ул бу бүләген аңа да күрсәткән, хәтта дустының бу беләзеккә кызыгуын да сизгән иде. Сиземләве дөрес булган икән шул. Якын дус, дип йөргән кешесе карак булып чыкты. Тавыш-гауга күтәрмәде Алина, тик: "Мин сине чын дустым дип саный идем, Айгөл! Алисә дә, синең кебек үк, бай баласы түгел, тик ул беркайчан да минем әйберләремә кызыкмады һәм мине шулай алдамады", - диде дә, Алисәне култыклап алып, ишеккә юнәлде. Сез дә, дуслар, бу вакыйгадан гыйбрәт алып, иптәшләрне ничек сайлау турында уйланыгыз. Кешеләрнең нинди социаль катламнан булулары чын дуслыкка комачауларга тиеш түгел.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев