САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Умартачылар укыды

7 январьда "Сарман" кинотеатрында умартачылар укуы үтте. Ул умарталарны кышлату мәсьәләләренә багышланган иде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгындагы икътисади әһәмиятле программаларны федераль бюджеттан субсидияләү турында карары бар. Шуның нигезендә республикада "2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү" программасы эшләнде. Программада катнашу өчен, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр статистика органнарында теркәлгән булырга тиешләр. Район...

7 январьда "Сарман" кинотеатрында умартачылар укуы үтте. Ул умарталарны кышлату мәсьәләләренә багышланган иде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгындагы икътисади әһәмиятле программаларны федераль бюджеттан субсидияләү турында карары бар. Шуның нигезендә республикада "2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү" программасы эшләнде. Программада катнашу өчен, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр статистика органнарында теркәлгән булырга тиешләр. Район статистика бүлеге җитәкчесе С.Чуркина теркәлү тәртипләре белән таныштырды. Федераль программа турында умартачылык буенча инспектор Р. Фатыйхова сөйләде (аның белән agro@tatar.ru сайтында да танышырга мөмкин). Каташ Караннан Н.Әкмалов психрометр ярдәмендә һаваның чагыштырмача дымлылыгын билгеләү, Сарманнан М.Газдалов умартаны җилләтү, кышлату ысуллары турында сөйләделәр. Каташ Караннан Ә.Сәлимовның чыгышы кышлату чорында өстәмә азык буларак канди (шикәрле-баллы камыр) куллану турында иде. Чаллы шәһәреннән тәҗрибәле умартачы В.Бойко, Игәнәбаштан И.Фәрхетдинов пенополистирол ояларда кортлар асрау технологиясен аңлаттылар. Саклаубаштан Б.Камилов үзе ясаган электр бал суырткычының эш принцибын аңлатты. Һәвәскәр умартачылар укуда үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев