САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Тәрбиялибезме?

Әйе, тәрбиялибез. Тик, тәрбиячеләр буларак, без үзебез тәрбиялеме соң? Кемнәрдер, бәлки: "Без тәрбиячеләр түгел, әнә укытучылар һәм тәрбиячеләр тәрбияләсеннәр", - дияргә дә мөмкин. Ләкин без бөтенебез дә, безнең шартларда, бәлки, кызганычка каршы, дип әйтү дә урынлыдыр, тәрбиячеләр. Кемдер үзенең энеләрен, сеңелләрен, кемдер балаларын һәм оныкларын, ә кемнәрдер үзе кул астындагы...

Әйе, тәрбиялибез. Тик, тәрбиячеләр буларак, без үзебез тәрбиялеме соң? Кемнәрдер, бәлки: "Без тәрбиячеләр түгел, әнә укытучылар һәм тәрбиячеләр тәрбияләсеннәр", - дияргә дә мөмкин. Ләкин без бөтенебез дә, безнең шартларда, бәлки, кызганычка каршы, дип әйтү дә урынлыдыр, тәрбиячеләр. Кемдер үзенең энеләрен, сеңелләрен, кемдер балаларын һәм оныкларын, ә кемнәрдер үзе кул астындагы яки үзе белән эшләүчеләрне һ.б. ларны тәрбиялиләр. Тик еш кына без тәрбиясезләр тәрбияләргә тырышабыз төсле.
Менә бер әти үзенең 3-4 яшьлек баласын җитәкләп балалар бакчасына илтә. Мин аның тәмәке тартмый барган вакытын күргәнем юк, дисәм, әллә ни ялгышмыймдыр. Ул үзенең мисалында баласына бик кечкенәдән үк тәмәке тартуның һич тә начар нәрсә түгел, ә гадәти әйбер икәнлеген аңлата. Аны өендә дә тарта, диләр. Димәк, бала анда инде турыдан-туры - тәмәкече ролендә. Медиклар тәмәке төтенен сулау, тартмаучыларга караганда, күпкә зарарлырак булуын аңлаталар. Ә бу хәлнең балаларга зарары күпкә артыграк икәне бәхәссез. Әле ярый әни кеше дә тартмаса. Кызганыч, мондыйлар да аз түгел.
Менә тагын бер мисал. Без Сарман хастаханәсендә дәваланып ятабыз. Минем белән бер палатада 75 яшьләр тирәсендәге бабай да ята. Үзенең аңлатуынча (ул телсез һәм саңгырау) аракыны ташлаган. Тик авыруы шактый көчле булса да, бик еш тарта. Менә шул карт, тәмәке, тарту урынындамы, әллә балалар тудыру йорты тирәсендәме, бер хатынны күрүен, аның инде бәбәйләр чагы җиткән булса да, тәмәке тартуын, ачуланып сөйли. "Ул бит баласын зәгыйфьләндерә",- дип безгә аңлатырга тырыша. Әйе, ул мең мәртәбә хаклы. Тик шуны аңлаган хәлдә, беренче чиратта, үзе тартуын ташласа, малаена һәм оныкларына яхшы тәрбия үрнәге дә, үзен сәламәтләндерергә тырышучы табибларга ярдәмче дә булыр иде.
Шундый ук хәлне мин җәй көне республика онкологик хастаханәсенең радиология бүлегендә дә күзәткән, кайбер тәмәкечеләр белән сөйләшкәләп тә караган идем.
Менә берсе 35-40лар тирәсендәге, икенчесе 65ләр тирәсендәге ике ир-ат. Икесенең дә үпкәләренә операция ясалган. Башка авырулар хирургия бүлегеннән бу бүлеккә күчү өчен айлар буе чират көтәләр. Ә минем танышлар икесе дә, бернинди чиратсыз бирегә күчерелгәннәр. Димәк, хәлләре бик җитди. Алар иртән, мин йокыдан уянып тәрәзәгә күз салганда, инде тартучылар рәтендә һәм кич белән, йоклар вакыт җиткәч, соңгы мәртәбә бит бүген, дип бугай, "бик файдалы" булганга күрәсең, тагын тәмәке суыралар. Бер көнне кичкә таба аларның икесенең бергә тартып утырганнарын күреп сорадым: "Сезгә берәр кап җитәме"? Икесе дә, сүз берләшкәндәй: "Икенче капны башладык", - диделәр. Мин аларга, 60 нчы еллар башында Казанда "Старая клиника" дигән хастаханәдә ятканда, бер табибның һәр тартучы үз гомерендә бер яхшы машина (ул вакытта "Победа" яки "Волга"лык) акчаны яндыруларын һәм гомерләренең 10% чамасын ла юкка чыгаруларын аңлатканлыгын сөйләп күрсәттем. Тыңлаучыларым минем белән (дөресрәге, әлеге табиб белән) килештеләр. Үзләренең гомерләрен кыскартуга сәбәп булырдай гамәлне ташлый алмауларын аңлаттылар. Тагын бер табибның бу мәсьәләдәге фикерен әйтеп китәсем килә. Хастаханәгә керүемнең беренче көнендә, мине айлар буена дәвалаячак табибә "авырулар тарихын" тутыра. Ул рус милләтеннән иде дип беләм. Ул миңа: "Привычки"? - дип сорау бирде. Мин, картлык сәбәпледер инде, аңламавымны әйттем. Ул, конкрет кына: "Куришь"? - диде. Мин гомеремдә тартмаганымны әйттем. Ул тагын: "Эчәсеңме"? - дип сорады. Мин ярым татарча, ярым русча: "Я намаз читаю", дигәч: "Молодец", - диде дә, башка сүз әйтмәде. Рус милләтеннән булган хатын-кыз намазның нәрсә икәнен аңлады. Ә үзебез белән бер тирәдә яшәүче, 80гә якынлашып килүче бер карт: "Сез мәчеттә нишлисез"? - дип сорау бирде.
Менә әлеге хастаханәнең радиология (нурлар белән дәвалау) бүлегендә бу төр авыруларның барсын да диярлек күреп була. Һәм иң гаҗәбе: монда ятучыларның (ирләрнең абсолют күпчелеге һәм хатын-кызларның да байтагы), ким дигәндә, һәр 10 кешенең 9ы - тәмәкечеләр. Алар арасында башларына операция ясаткан хатыннар һәм кызлар да бар. Биредә ятып дәваланучылардан (алар кимендә 100ләп кеше) бик авыр операцияләргә риза булып, тәмәкене ташларга үзләрендә көч тапмаган кешеләр. Мин, айдан артык вакыт эчендә, тәмәкене ташладым, дигән кешеләрне икене генә очраттым.
Әйе, тәмәкене ташлау җиңел түгелдер. Иң җиңеле - аны башламау, дип беләм.
Инде Сарманга кайткач, бер танышым миңа: "Табиблар (ул 2 кешене әйтте) миңа тәмәкене ташламаска куштылар", - диде. Имеш, тартуны ташлау үлемгә китерергә мөмкин. Димәк, тәмәке тарта-тарта үлү яхшырак булып чыгамы? Бер дин белгече тәмәкечеләрне, 10 сумлык кәгазь акчаларны көн саен ут төртеп яндыручылар белән чагыштырган иде. Хәзер инде ул 3-4 10 сумлыкны яндыруга тигездер. Менә син андыйларга: "Ул 10 сумыңны фәкыйрь-мохтаҗларга садака итеп бир", - дип әйтеп кара, гомер ишетмәгән "матур" сүзләрне ишетерсең.
Аллаһы Тәгалә безгә аманәт итеп, саклап яшәргә кушып биргән сәламәтлегебезне юкка чыгарудан (үзебез сәбәпче булып), бездән үрнәк алучы бала-оныкларыбызны начар үрнәктә тәрбияләүдән туктый алырбызмы? Валлаһи әгъләм (Аллаһ кына белүче).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев