САРМАН
  • Рус Тат
  • Тәрбиядә вак Мәсьәлә юк

    Игътибар үзәгендә һәрвакыт булган проблемалар арасында иң әһәмиятлеләреннән берсе - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырдай гражданнар итеп тәрбияләү. Район Советының социаль мәсьәләләр буенча, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең чираттагы утырышы шушы мәсьәләләргә багышланды. Ул Нөркәй урта мәктәбендә җаваплы оешмалар вәкилләре,...

    Игътибар үзәгендә һәрвакыт булган проблемалар арасында иң әһәмиятлеләреннән берсе - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырдай гражданнар итеп тәрбияләү. Район Советының социаль мәсьәләләр буенча, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең чираттагы утырышы шушы мәсьәләләргә багышланды. Ул Нөркәй урта мәктәбендә җаваплы оешмалар вәкилләре, ата-аналар һәм башкалар катнашында үткәрелде.
    Утырышны район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Г.Сәляхова алып барды. "Бүгенге көндә балигъ булмаганнар арасында наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек ямьсез күренешләр бар. Билгеле, бала төп тәрбияне гаиләдә ала. Балалар бакчасында, мәктәптә бу эш дәвам иттерелә", - диде ул, утырышны ачып.
    Нөркәй урта мәктәбе директоры Л.Шәйхразыеваның чыгышы тәрбия мәсьәләләренә багышланды. "Балаларны гаиләдә намуслы, әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрне үтәп, хәрәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү - ата-ананың олы, үтә җаваплы вазифалары. «Балалар - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез", - дигән күренекле педагог Макаренко. Шунысы куанычлы, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә учетта торучы балаларыбыз юк, - диде ул чыгышында. - Нөркәй мәктәбендә 151 бала укый. Аларга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. 4 бала мәктәпнең эчке контролендә тора". Л.Шәйхразыева гаилә тәрбиясендә ата белән ананың, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең роленә, мәктәп белән гаиләнең бердәмлегенә тукталды, тәкъдимнәрен җиткерде.
    Югары классларда үсмер егетләребез хәрби комиссариатка чакырыла, армия сафларында хезмәт итү өчен, әзерлек үтә башлыйлар. Дүртенче ел инде Татарстан армиягә чакырылышны оештыру буенча РФ күләмендә алдынгы урынны алып килә. Ләкин егетләребез арасында төрле сәбәпләр белән һәм сәбәпсез дә армия хезмәтеннән читләшергә тырышучылар яисә, яман гадәтләре булганлыктан, армиягә чакырылмаучылар булгалый. ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Д.Гасанов сәламәт булган һәр ир-егетнең РФ законнары нигезендә армия хезмәте үтәргә, ил сакчысы булырга тиешлеген ассызыклады. "Язгы чакырылыш вакытында проблемалар булмады. Әмма көзге чакырылыш вакытында бер егетебез наркомания буенча учетка куелды", - дип билгеләп үтте ул. Аннан соң армиягә әзерлек мәсьәләләренә тукталды, комиссариат тарафыннан кушылган эшләрне, документларны үз вакытында башкарырга һәм әзерләргә кирәклеккә басым ясады.
    Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Э.Миргалимов үсмерләр арасындагы хокук бозулар турында сөйләде. Статистикага күз салсак, соңгы елларда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек, үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары арта баруын күрәбез. 2010 нчы елда балигъ булмаганнар тарафыннан 9 җинаять эшләнсә, быел - 12. Аларның 9 ы - урлашу, 2 се - рөхсәтсез кеше техникасын куып алып китү, 1 се - сәламәтлеккә зыян салу очраклары буенча. Инспектор үсмерләр тарафыннан кылына торган җинаятьләрнең нигездә кичке 6 дан алып, төнге 1 һәм 2 сәгатьләр арасында эшләнүен билгеләп үтте. Бу уңайдан ТРның балигъ булмаганнарга төнге сәгатьләрдә урамда йөрүләрне тыя торган 71 санлы законы аеруча әһәмиятле. Бу законны үтәмәгән 41 үсмергә беркетмә төзелгән. Үз вазифаларын тиешенчә башкармаган 22 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган. Ә учетта барлыгы 23 үсмер тора һәм аларның барысына да шефлык итү өчен офицерлар билгеләнгән. Үсмерләрнең төнге сәгатьләрдә урамда йөрүләренә килгәндә, тагын шуны да искәртәсе килә: комиссия әгъзалары, полиция хезмәткәрләре мондый рейдларны алга таба да дәвам итәчәкләр. "Безнең төп бурыч - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны ачыклау, гаиләләргә урнаштыру", - диде опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Р.Гатауллина. Бүлектә 150дән артык бала учетта тора. Р.Гатауллина шулай ук гаиләдә ата-ананың, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышына, тәрбия мәсьәләләренә, ата-ананың җаваплылыгына тукталды, шәһәрләрдән социаль яктан имин булмаган гаиләләр күчеп кайту очраклары булганлыктан, балаларга карата аеруча игътибарлы булырга чакырды.
    Район үзәк шифаханәсе наркология шәфкать туташы Р.Сәгъдәтова чыгышыннан күренгәнчә, наркомания буенча 17 кеше учетта тора. "Без - ата-аналар балаларны яман гадәтләргә үзебез өйрәтәбез", - диде ул. Чыннан да, бакчага йөрүче балалар авызыннан еш кына: "Минем әни кызыл вино эчә", "Минем әти белән әни аракыны чәкештереп эчәләр", - дигән сүзләрне ишетергә мөмкин. Бүген күп кенә яшьләр сыра эчәләр. Шунысы аяныч, үсмерләр, хәтта ата-аналар арасында да: "Сыра эчкәннән ни була", - дип караучылар бар. Ә бит ул, белгечләр раславынча, аракы кебек үк куркыныч алкогольле эчемлек. Р.Сәгъдәтова наркотик матдәләр кабул итүче үсмерләрдә нинди билгеләр булуына, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеккә дә тукталды, бер-ике кабул итүдә үк организмга начар тәэсир ясаучы наркотикларның популярлашып китүен билгеләп үтте. Билгеле, соңгы елларда, наркоманияне булдырмау максатыннан, дәүләт тарафыннан күп төрле чаралар күрелә. Яшүсмерләр арасында тест үткәрү - шуларның берсе. Әмма бу - ата-аналарга тынычланырга ярый, дигән сүз түгел.
    Утырышка йомгакны Г.Сәляхова ясады. "Балаларны матурлыкка, сәнгатькә өйрәтегез, аларның сәләтләрен ачыгыз, талантларны барлагыз", - диде ул һәм тәрбия эшендә һәр нәрсәгә җитди игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: