САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

“Тәмле”дә һәрчак тәмле булсын

"Мондый чаралар республикада күп үткәрелә һәм киләчәктә дә үткәреләчәк", - диде тантанада катнашкан ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Җ.Салихов. Узган җомга исә җәлиллеләр өчен сөенечле вакыйга булды - реконструкциядән соң биредә Сәламәтлек комбинаты бинасында "Тәмле" супермаркеты ачылды. Җәлиллеләрне иң элек район хакимияте башлыгы Н.Закиров тәбрикләде. "Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, аның ихтыяҗларын...

"Мондый чаралар республикада күп үткәрелә һәм киләчәктә дә үткәреләчәк", - диде тантанада катнашкан ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Җ.Салихов. Узган җомга исә җәлиллеләр өчен сөенечле вакыйга булды - реконструкциядән соң биредә Сәламәтлек
комбинаты бинасында "Тәмле" супермаркеты ачылды.
Җәлиллеләрне иң элек район хакимияте башлыгы Н.Закиров тәбрикләде. "Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, аның ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән мондый чараларны киләчәктә дә үткәрәчәкбез. Эзли торгач, хуҗасыз бинага хуҗа таптык. Супермаркет ачылу утызлап кешене эшле итәргә дә мөмкинлек бирде. Монда килер алдыннан "Азнакай киемнәре"ндә булдык. Озакламый ул тагы да зураячак, яңа цех эшли башлаячак. Поселокта мини-ТЭЦ сафка басачак. Бу - Җәлилнең җылылык челтәре предприятиесенең үз энергиясе булачак, дигән сүз, димәк, тарифларга да уңай йогынты ясаячак", - диде ул. Җәлиллеләрне бәйрәм белән Җәүдәт Миргаҗәмович тәбрикләде, аннан соң сүз поселок җирлеге башлыгы И.Вафинга бирелде. Ул да шул ук фикерләрне куәтләде һәм "Тәмле"дә ризыкларның һәрчак тәмле булуын теләде. Әлеге супермаркетны Чаллы шәһәрендәге "Дуслык" сәүдә йорты ачты. Тантанада сәүдә йортының операцияләр директоры М.Петров та катнашты һәм җәлиллеләрне арзанлы һәм сыйфатлы товарлар белән тәэмин итүдә көчләрен кызганмаячакларын белдерде.
Кызыл лентаны кисү хокукы олы кунакларга бирелде. Аннан соң алар кибеттә булдылар, кибет белән таныштылар. Поселокта яшәүчеләр дә яңа "Тәмле"не күрергә бердәм булып килгәннәр иде. "Кибет безгә бик ошый. Биредә бәяләр дә арзанрак", - диделәр лаеклы ялда булган Гөлнур һәм Бриллиант апалар.
Шунысы куанычлы: "Дуслык" сәүдә йортына караган супермаркетларның киләчәктә дә ачылулары көтелә. "Безнең кибетләр республиканың күп шәһәрләрендә бар. Республика халкын арзанлы һәм сыйфатлы продукция белән тәэмин итү бурычын без үз алдыбызга максат итеп куйдык. Бәяләр һәм сыйфатка даими рәвештә контрольлек итү өчен махсус бүлек эшли", - диде маркетолог С.Ртищева. Шуны да әйтергә кирәк: яңа супермаркетта, азык-төлек продуктларыннан тыш, көнкүреш химиясе һәм башка товарлар да сатылачак.
Бу көнне җәлиллеләр олы бәйрәмгә әйләндергәннәр. Поселокның сәнгать осталары кибеткә килүчеләрне матур җырлары белән сөендерделәр, сатып алучыларны әкият геройлары сәламләде.
Чыннан да, "Тәмле"нең исеме дә, үзе дә һәркемне җәлеп итәрлек. Аның бәяләре дә, сыйфаты да киләчәктә дә җәлиллеләрне һәрвакыт үзенә тартып торсын иде.
З.Шәрипова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X