САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Тел аша – тарихка, киләчәккә

Туган телебезне камилләштерү, үстерү - дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Бүгенге көндә республикабыз мәктәпләрендә укучыларның ике телдә белем алу мөмкинлеге бар. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы законы, телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча төзелгән Дәүләт программасы башка халыкларны ихтирам итү аша...

Туган телебезне камилләштерү, үстерү - дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Бүгенге көндә республикабыз мәктәпләрендә укучыларның ике телдә белем алу мөмкинлеге бар. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы законы, телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча төзелгән Дәүләт программасы башка халыкларны ихтирам итү аша үз милләтең белән горурлану, аның телен, әдәбиятын, сәнгатен, тарихын өйрәнергә, белергә омтылыш хисе тәрбияләүдә яңа бурычлар куя. Бүгенге көн Татарстан Җөмһүрияте белем бирү системасы - татар һәм рус телләренең гармонияле үсешен чагылдыручы өлкәләрнең берсе. Ике дәүләт теле дә тулы хокуклы булсын өчен, республикада да, шул исәптән районда да мөмкинлекләр бар. Әнә шуларны истә тотып, безнең районның саф татар төбәге икәнен дә исәпкә алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Сарман аграр көллияте базасында "Икетеллелек шартларында региональ хезмәт базары өчен белгечләр әзерләү" дигән темага һөнәри белем бирү оешмаларында милли укыту һәм тәрбия бирү буенча семинар-практикум үткәрде. Анда Казан дәүләт аграр университеты корпоратив-класстер укыту үзәге җитәкчесе Л.Шәһивәлиев, ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Р.Шиһапова, "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире М.Садыйков һәм республика районнарыннан һөнәри уку йортлары вәкилләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укытучылар һәм һөнәргә өйрәтү остазлары катнашты. Семинарга килүчеләр, иң элек төрле төркемнәргә бүленеп, практик өлештә махсус һәм гомуми белем бирү фәннәреннән ачык дәресләр, класстан тыш чаралар карадылар. Шуны әйтергә кирәк: алар барысы да югары әзерлекле, эчтәлекле һәм үзенчәлекле иде, һәркайсы уңай бәя алды. Милли хисләрне формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итә торган, татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдыручы мондый төр тәрбия чаралары көллияттә еш уздырыла.

Республиканың милли мәгариф системасы соңгы елларда үсешнең яңа баскычына күтәрелде. Талантлы яшьләргә юл ача торган гомумтатар фестивальләренең гаять популярлашып китүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Район, республика күләмендә уздырыла торган җыр бәйгеләрендә, сәнгать бәйрәмнәрендә көллият укучылары да актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. М-н, узган ел "Илһамлы каләм" исемле әдәби әсәрләр конкурсында Маликов Азат оештыручыларның Рәхмәт хатына лаек булган. Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан республика күләмендә уздырылган шигырь бәйгесендә Мөхәммәтханова Фәнисә 3 урынны яулаган. Татар телендә аудио- һәм видеоязмаларның артуы да - куанычлы хәл. Тулай торакта торучылар актлар залына кереп, дәрестән тыш вакытларда аларны зур экраннарда карыйлар. Әдәбият дәресләрендә дә андый мөмкинлекләр тудырыла.
Семинарның теория өлешендә тәҗрибә уртаклашу, аерым фәннәрдә, тәрбия эшендә эш алымнары белән танышу булды. Көллият директоры З.Әһелтдинов уку йортының бүгенге эшчәнлегенә тукталды, киләчәккә планнарын билгеләп китте.
Чыннан да, бүген аграр көллиятнең горурланырлык эшләре җитәрлек. Биредәге материаль-техник база - республика буенча санаулы уку йортларында гына. Заманча техника, җиһазланган уку кабинетлары, остаханәләре - күпләрнең хыялында гына. Бу - семинарда катнашучыларның фикере.
Нәкъ менә нәтиҗәле эшчәнлеге аграр көллияткә киләчәккә юл ачкан. Ленар Шәһивәлиев билгеләп киткәнчә, агымдагы елның апрелендә Хөкүмәт карары белән аграр университетның класстеры оешып, аңа 5 колледж, шул исәптән Сарман аграр көллияте дә, 1 техникум кергән. Рубина Насратулловна Шиһапова да көллиятнең соңгы еллардагы уңышларын тагын бер кат ассызыклап, коллективның нәтиҗәле эшләвенә, дәрәҗәсенең тиз арада күтәрелүенә соклануын яшермәде. Моннан 5 ел элек шушындый семинар биредә уздырылган булса, димәк, янә аның безнең районда үтүе очраклы түгел. "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире М.Садыйков укытучыларның, һөнәргә өйрәтү остазларының эш тәҗрибәсен журнал битләрендә дә бастырырга тәкъдим итте.
Икетеллелек шартларында туган телендә һәм русча сөйләм осталыгына ия булу - кешенең гомуми культурасын билгели. Һөнәри белем бирү системасында икетеллелек булдыру һөнәри эшчәнлек базарында телгә яраклашу һәм конкурентлык сәләте югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү мөмкинлеге дә бирә. Көллияттә, иң беренче чиратта, авыл җирлеге өчен белгечләр әзерләнә. Дөрес, биредә шәһәрдән килгән укучылар да күп. Теләк, белергә омтылыш, тырышлык булганда, максатка ирешергә була. Шулай ук көллияттә башка милләттән булганнар да белем ала. Милләтләр дуслыгы, үзара аралашу аларны берләштерә. Хәзер икетеллелек - иң беренчел таләпләрнең берсе. Белемле, замана таләпләренә җавап бирерлек шәхес ике телдә дә камил сөйләшә белергә тиеш. Моны күптән түгел булып узган киңәшмәләрнең берсендә Президентыбыз Р.Миңнеханов та билгеләп үтте. Димәк, бу республика җитәкчелеге контролендә торучы таләп тә. Кешенең әхлагы, мәдәнияте һәм интеллекты, җәмгыятьнең иминлеге күп яктан белем бирү дәрәҗәсенә һәм сыйфатына бәйле. Әгәр бу, чыннан да, шулай ук әһәмиятле икән, димәк, тырышлык ике яклы булырга тиеш. Моны аграр көллияттә укытучылар да, укучылар да яхшы аңлыйлар, һәм алар максатларына ирешүгә сәләтле, дип исәплим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев