САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Талантыңа баш иям

Нәвия Гатиятуллина белән миңа егерме еллар элек район мәдәният йортында бергә эшләргә туры килде. Шул дәвердән без гаиләләр белән дус булып, аралашып яшибез. Нәвия Рәүдәт кызы - күпкырлы талант иясе, ул барын да булдыра. Колмәт мәдәният йортында эшләгәндә, авыл халкын рухи азык белән баетты. Хәзер Җәлил мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе...

Нәвия Гатиятуллина белән миңа егерме еллар элек район мәдәният йортында бергә эшләргә туры килде.
Шул дәвердән без гаиләләр белән дус булып, аралашып яшибез.
Нәвия Рәүдәт кызы - күпкырлы талант иясе, ул барын да булдыра. Колмәт мәдәният йортында эшләгәндә, авыл халкын рухи азык белән баетты. Хәзер Җәлил мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли. Хезмәтенә бар күңел җылысын сала, өчәр-дүртәр сәгатьлек концерт-кичәләр алып барганда, иңнәрендәге баян авырлыкларын да сизми. Колмәттә ул берочтан бригадир да булып эшләде. Колмәт, Мортамак басуларын мотоциклга утырып әйләнә иде. Авылдашлары белән бергә мул уңышлар үстерделәр. Нәвия машина руле артына утырганда, районда хатын-кыз шофёрлар бик сирәк иде әле.
Нәвия - тормышта бик күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Илдус белән бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яшиләр. Күз карасыдай саклап, кызлары Регинаны үстерделәр.
Яшьлек еллары авылда узгангадыр, аларның күңеле хәзер дә шунда тартыла. Җәйләре Колмәттә кош-корт карап, бәрәңге, яшелчә үстереп үтә. Мунча салып куйдылар, яккан мунчаларыннан безне дә калдырмыйлар. Шундый киң күңелле, ярдәмчел алар.
Нәвия туйлар, юбилей кичәләрен бик матур итеп алып бара. Аның бу даны тирә-як районнарга да таралган. Һәм менә ул үзе дә юбилеена килеп җитте. Мин аны ихластан котлап, кышның ак карларының тормышына аклык-пакьлек кенә өстәвен, яңадан-яңа иҗат уңышлары, баян телләреннән йөгергәндә, бармакларының талмавын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев