САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

“Светводканал” авылга килә

Су өчен бердәм исәп-хисап үзәге аша түләүгә авыллар да күчеп бара. Күчеп бара гына түгел, бу өлкәдәге кануннар буенча, су белән тәэмин итүче, тармактагы мәсьәләләрне көйләүче оешма ягъни моңа хокуклы лицензияле оешма булырга тиеш. Районда әлегә моның белән "Светводканал" ҖЧҖ шөгыльләнә. Район үзәгендә, Җәлил бистәсендә су бирү, су чыгару инде...

Су өчен бердәм исәп-хисап үзәге аша түләүгә авыллар да күчеп бара. Күчеп бара гына түгел, бу өлкәдәге кануннар буенча, су белән тәэмин итүче, тармактагы мәсьәләләрне көйләүче оешма ягъни моңа хокуклы лицензияле оешма булырга тиеш. Районда әлегә моның белән "Светводканал" ҖЧҖ шөгыльләнә.
Район үзәгендә, Җәлил бистәсендә су бирү, су чыгару инде җайланган эш. Аның өчен түләү дә җайга салынган. Ә менә авылларда ул әле генә көйләнеп килә. Су алу скважиналарына, линияләренә хезмәт күрсәтү өчен оешкан "Светводканал" җәмгыяте әкренләп кенә авыл җирлекләре белән эшләүгә көйләнеп бара. Тик бу эшне тизләтү мәслихәт. Суга счетчиклар да куелса, тагын да әйбәт: бу ике арада аңлашылмаучылыкка юл калдырмаячак. Дүшәмбе көнне киңәшмәгә җыелгач, авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшү шушы мәсьәлә турында барды. "Татэнергосбыт"ААҖ Әлмәт бүлекчәсенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Сарман офисы начальнигы Р.Мөхәммәдиев авыл җирлекләрендә су башняларын эшләтүгә тотылган электр энергиясе өчен түләүнең торышы белән таныштырды, зур әҗәтлеләрне исемләп атады. "Светводканал" ҖЧҖ директоры урынбасары Р.Җәләев оешманың техник коралланышы турында мәгълүмат бирде, эш перспективалары , алда торган бурычлар белән таныштырды. Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Г.Гайсин "Светводканал" эшчәнлегенә кыскача анализ ясап, тәкъдим-фикерләре белән уртаклашты.
Киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәрен ут-күзсез уздыру турында да сүз булды. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Р.Госманов бу уңайдан муниципаль район буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары белән таныштырып, 19 декабрьдән 10 январьга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелүен әйтте, бу чорда үтәлергә тиешле чараларга тукталды.
Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Солтанов алып барды. Ул күтәрелгән мәсьәләләр буенча тәкъдим-фикерләрен җиткерде, эшләрне үз югарылыгында башкарып чыгу мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев