САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Син барчабызга кирәк

Әнием Рангазар авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның яшьлеге гаиләне үз җилкәсендә тартып үтә. Авыр тормышлы булуга карамастан, Рангазардагы иң абруйлы, хәлле гаиләгә килен булып төшә. Берсеннән-берсе матур, акыллы балалар һәм кадерле кайнана белән, зур йорт җиткереп, тыныч кына яши башлыйлар. Сүз Рангазар авылында гомер кичерүче Ганиуллина Гөлүсә турында бара....

Әнием Рангазар авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның яшьлеге гаиләне үз җилкәсендә тартып үтә. Авыр тормышлы булуга карамастан, Рангазардагы иң абруйлы, хәлле гаиләгә килен булып төшә. Берсеннән-берсе матур, акыллы балалар һәм кадерле кайнана белән, зур йорт җиткереп, тыныч кына яши башлыйлар. Сүз Рангазар авылында гомер кичерүче Ганиуллина Гөлүсә турында бара. Ләкин тормыш кинәт җимерелә, әтиебез, дүрт баланы ятим итеп, вакытсыз вафат була. Менә шуннан башлана инде бәхетле киленнең караңгы көннәре. Сабыйларны аякка бастыру чорында ул үзендә яшәргә, тормыш итәргә көч таба. Авырлыклар алдында югалып калмый, барысын да, батыр йөрәкле хатыннарга гына хас булганча, җиңеп чыга.
Әнием балаларны укытып, зур тормыш юлын үтәрлек итеп тәрбияли. Бүгенге көндә аның 9 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Ул балаларга кирәкле әни, оныкларга кадерле әби булып көн күрә. Әни тыныч кына өйдә утыра алмый. Ул авылның ветераннар советын җитәкли. Өлкәннәрнең көнкүрешен җиңеләйтүдә үзеннән зур өлеш кертә. Авылда үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнаша.
Мин әниемне барлык балалары исеменнән 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Аңа тыныч картлык, сәламәтлек һәм безгә һәрвакыт кирәк булып, терәк булып, озак еллар яшәвен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев