САРМАН
  • Рус Тат
  • Сәхнәләрдә Нәвия барда

    "Нәвия", дип әйтү белән, күз алдына ачык йөзле, уен-көлке яратучы, эшчән-булдыклы чибәр ханым килеп баса. Аны районның бөтен почмакларында да беләләр. Нәвия Рәүдәт кызы Гатиятуллина Башкортстанның Дүртөйле районыннан килеп, Җәлил бистәсен, кешеләрен якын итеп, мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтеп яши. Мәдәният сараенда, поселокта уздырылган бер чараны да аннан башка күз алдына...

    "Нәвия", дип әйтү белән, күз алдына ачык йөзле, уен-көлке яратучы, эшчән-булдыклы чибәр ханым килеп баса.
    Аны районның бөтен почмакларында да беләләр. Нәвия Рәүдәт кызы Гатиятуллина Башкортстанның Дүртөйле районыннан килеп, Җәлил бистәсен, кешеләрен якын итеп, мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтеп яши.
    Мәдәният сараенда, поселокта уздырылган бер чараны да аннан башка күз алдына китереп булмый. Сәхнә түренә чыгып, дикторларча куелган тавышы белән, ул концертны ачуга, күңелләр күтәрелә, рәхәтләнеп китәсең. Ә инде концерт барышында аның берсеннән-берсе үткен мәзәкләреннән көлеп эчләрең ката, моңлы җырлары күзләргә яшь китерә. Нәвия - менә дигән конферансье. Поселокта уздырылган тантаналарда, төрле бәйрәмнәрдә аның көр, мәгърур тавышы стадионнарда, урамнарда яңгырый. Милли бәйрәмебез Сабантуйны да инде күп еллар ул алып бара. Аның җырчы-биючеләргә - дәрман, көрәшчеләргә, уеннарда катнашучыларга көч-куәт бирә торган сәләте бик көчле, тавышы әллә кайлардан ишетелеп, бөтен кешене мәйданга чакырып тора. Ул үзе үткәргән чараларның сценарийларын да үзе яза. Нәвия Рәүдәт кызы - әле бик оста итеп, туйлар, мәҗлесләр дә алып баручы. «Туйны Нәвия алып барсын иде, ул барысын да күңелле итеп оештыра», - дип, таныш-белешләр аша аның телефонын сорап алучылар бик күп. Ул уздырган туй, туган көннәр үзе уйнаган баян тавышына, җыр-моңга, уен-көлкегә күмелеп, чыннан да, күтәренке кәеф белән уза. Шушы урында Нәвиянең оста чәк- чәк пешерүче, уңган хужабикә икәнлеген дә өстәсәк, бер дә артык булмас, дип уйлыйм. Нык характерлы, мактану-ялагайлыкны белми торган, һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып торучы кеше ул. Чын сәхнә кешесенең сәләтен күрә, аны тамашачылар алдына тарта белә ул. Заманында Колмәт, Мортамак, Сарман сәхнәләрен шаулаткан, авыл, район мәдәният йортларында эшләгән Нәвиябез, шулай итеп, менә ничә еллар инде поселок халкының рухи тормышын баету, ялын күңелле, мавыктыргыч итеп оештыру өчен, бөтен тырышлыгын куя. Аның шигырьләр язуын да беләбез әле без. Яшәү мәгънәсе, үзе белгән-күргән кешеләр, табигать, туган җир турындагы шигырьләр беркемне дә битараф калдырмый. Иҗат хәзинәсеннән төшкән бу асыл юллар, яңа өйрәнгән яисә репертуарыннан төшмәгән җыр-моңнар белән ул үзе генә хозурланып калмый, аларны тамашачы белән дә бүлешергә дип, көн дә олы сәхнәгә ашыга.
    Нәвия - гаилә тормышында да бик бәхетле хатын. Тормыш иптәше Илдус абый белән инде 29 ел бергә тату, матур гомер кичерәләр. Хәзерге вакытта кызлары Регинага югары белем алырга булышалар. Ул - Чаллыда сәүдә институты студенткасы.
    Шушы көннәрдә - күпкырлы талант иясе, Җәлил мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Гатиятуллина Нәвиянең юбилее. Заман белән бергә атлаучы, бөтен йөзеннән, килеш-килбәтеннән яшәү-тормыш дәрте бөркелеп торган хезмәттәшебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа алдагы тормышында сәламәтлек, имин гаилә тормышы, зур уңышларга ирешүен теләп калабыз. Гел шулай ачык күңелле, тәвәккәл-кыю, көчле ихтыярлы булып кал, Нәвия!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: