САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Шалтыратырлар – ышанмагыз

Соңгы вакытларда, туганнары юл-транспорт вакыйгасына тарыганлыкны сәбәп итеп, хәлне җайлау өчен, акча кирәклеген хәбәр итү юлы белән акча алуга көйләнгән мошенниклык очраклары күбәйде, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе. Алдакчылар ихтимал булган зыян күрүчегә (гадәттә, ул өлкән яшьтәге кеше була) шалтыратып, аның якын кешесенең юл-транспорт вакыйгасына эләгүе, зыян күрүчеләр булу турында...

Соңгы вакытларда, туганнары юл-транспорт вакыйгасына тарыганлыкны сәбәп итеп, хәлне җайлау өчен, акча кирәклеген хәбәр итү юлы белән акча алуга көйләнгән мошенниклык очраклары күбәйде, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе.
Алдакчылар ихтимал булган зыян күрүчегә (гадәттә, ул өлкән яшьтәге кеше була) шалтыратып, аның якын кешесенең юл-транспорт вакыйгасына эләгүе, зыян күрүчеләр булу турында хәбәр итәләр. Үзләрен автоинспекция хезмәткәрләре дип таныштырып, "ситуацияне" җайлау өчен акча кирәклеген әйтәләр. Кирәкле күләмдәге сумманы тапшыру урынын һәм вакытын билгелиләр. Акчаны тапшырганнан соң, бернинди дә вакыйга булмаганлыгы ачыклана. Соңгы мондый очрак 27 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә булды. 1960 елгы бер ир-атка таныш булмаган кеше шалтыратып, аның юл-транспорт вакыйгасына эләккән улына ярдәм итү өчен кирәк дип алдап, терминал аша 100 мең сум акча күчерттерә.
Таныш булмаган кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә, сак булырга, алар әйткән хәбәрне тикшерергә кирәк. Туганнарыгыз белән, алдакчылар "эш йөрткән" оешма белән элемтәгә керегез. Шалтырату турында шундук полиция бүлекчәсенә хәбәр итегез.
Кемдер юл-транспорт вакыйгасына сәбәпче була икән, полиция хезмәткәрләре билгеле бер тәртиптә эш итәләр. Машина йөртүче кагыйдә бозуын таный һәм аның өчен административ штраф каралган икән, аңа карата административ кагыйдә бозуы турында карар чыгарыла. Әгәр кагыйдә бозуын танымый яки моның өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган икән, ул очракта административ кагыйдә бозу турында протокол төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә. Штрафны аны түләтү турындагы карар көченә кергәннән соң утыз көннән дә соңармый түләргә кирәк. Аны электрон терминаллар аша да түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев