САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Шахматчы онытылмый

Поселоктагы "Дебют" шахмат клубында, Наил Нуретдинов истәлегенә багышлап, шахмат ярышлары үткәрелде. Наил 1947 нче елның ноябрендә Иске Минзәләбаш авылында туган. Ул - минем беренче укучым. Мин әлеге мәктәпкә эшкә килгәндә, ул 10 нчы класста укый иде. Мәктәп, авыл беренчелегенә үткәрелгән шахмат ярышларында беренчелекне бирмәде. Ярышлар башланганчы, Наилне белгәннәр аның хакындагы...

Поселоктагы "Дебют" шахмат клубында, Наил Нуретдинов истәлегенә багышлап,
шахмат ярышлары
үткәрелде.
Наил 1947 нче елның ноябрендә Иске Минзәләбаш авылында туган. Ул - минем беренче укучым. Мин әлеге мәктәпкә эшкә килгәндә, ул 10 нчы класста укый иде. Мәктәп, авыл беренчелегенә үткәрелгән шахмат ярышларында беренчелекне бирмәде.
Ярышлар башланганчы, Наилне белгәннәр аның хакындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Төрле ярышларга бергә йөргән Рамил Талибуллин, уллары Ренат, Илшат, туганнары Нияз, Илгизәр, Фраиз Нуретдиновлар, классташы Рафаэль Әхмәдуллин аның мәктәптә укыганда ук оста спортчы булганлыгын искә алдылар. Буш вакытларында Наил тренер Геннадий Зыков җитәкчелегендә осталыгын арттыру өстендә эшләде. "Шахматның бөтен серләрен белергә тырыша иде. Республика беренчелегенә үткәрелгән ярышларда, "Татнефть" уздыра торган спартакиадаларда поселок һәм район данын яклады, призлы урыннар алды", - диде, Наилне искә алып, Г.Зыков.
Ярыш тәртипләре аңлатылгач, бәйге башланып та китте. Анда шахмат клубына йөрүче малайлар һәм кызлар, 60 яшькә кадәрле ир-егетләр һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге спортчылар катнашты. Ренат, Илшат, Нияз, Илгизәр, Фраиз Нуретдиновларның барысына да шахмат җене кагылган икән бит - бу турнирда алар да актив катнаштылар. Мортамактан килгән Зөфәр Юнысов (ул ветераннар арасында III урынны алды), Айдар Җәмилов та (үз яше төркемендә IV урынга лаек булды) шахматны оста уйнаучылар булып чыктылар. Василий Васильев, Виктор Буднев, Булат Шакиров, Рената Сөләйманова, Эльнара Газизова бу турнирның чемпионнары булдылар. Альберт Якупов, Рамил Талибуллин, Эдуард Камалов, Азат Мөхәммәдъяров, Динар Яһудин, Алия Абзалова, Алия Заһидуллина үз яшьләре төркемнәрендә призлы урыннарны алдылар.
Ренат белән Илшат җиңүчеләргә Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар. Ярышларны оештыруда Рамил Талибуллин башлап йөрде. Турнирны үткәрүдә Геннадий Зыков ярдәм итте.
Исән булса, Наилгә быел 64 яшь тулган булыр иде. "Киләчәктә дә әтиебезне онытмабыз, аның истәлегенә ярышларны дәвам итәрбез", - дип ышандырдылар бәйгенең спонсорлары Ренат Һәм Илшат Нуретдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев