САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Сезнең ярдәм белән, авылдашлар

Авылыбызның зиратын төзекләндерү зур оешканлык белән башланып китте. Бу изге эшкә Фәрит Нәгыймов, Зөфәр Шиһапов, Мансур Хәбилов алындылар (мәчетне дә, җиренә җиткереп, шушы егетләр эшләгән иделәр). Фаис Мөхәммәдиев, Илшат һәм Марат Хәкимуллиннар киселгән агачларны ташыдылар. Зиратның бер як коймалары төзекләндерелеп бетерелде, дисәң дә була, аз гына өлеше калды. Калган өлешен...

Авылыбызның зиратын төзекләндерү зур оешканлык белән башланып китте. Бу изге эшкә Фәрит Нәгыймов, Зөфәр Шиһапов, Мансур Хәбилов алындылар (мәчетне дә, җиренә җиткереп, шушы егетләр эшләгән иделәр). Фаис Мөхәммәдиев, Илшат һәм Марат Хәкимуллиннар киселгән агачларны ташыдылар. Зиратның бер як коймалары төзекләндерелеп бетерелде, дисәң дә була, аз гына өлеше калды. Калган өлешен җәй көне эшләп бетерү күздә тотыла. Зиратыбыз бик зур, материаллар кыйммәт, акча ягы кысанрак.
Каян ишеткәннәрдер, сорамасак та, бу изге эштә Сарманда яшәүче авылдашлар да ярдәм кулын суздылар. Илдар Зәйнуллин, Илгиз Зәйнуллин, Әшрәфулла Зарипов, аның энесе Зәйнулла, улы Салават, Илнур Кульметов, Гөлүс Әхмәтҗанов акчалата ярдәм иттеләр. Үзем дә, кулымнан килгәнчә, өлешемне керттем. Аллаһы Тәгалә исемнәре аталган барлык кешеләргә сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш насыйп итсен.
Эшнең әле шактый өлеше бар. Анысын да Ходай, авылдашлар ярдәме белән башкарып чыгарбыз, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев