САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Сарманлылар, юлларда игътибарлы булырга тиешләр

Юлга йөгереп чыкма Быел ун ай эчендә Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 1300 очрагы һәм нәтиҗәдә 132 кешенең һәлак булуы теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16 кешегә артыграк. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә үлгән һәр өч кешенең берсе - җәяүле. Район юлларында быел җәяүлеләрнең һәлак булуы теркәлмәсә дә, ел башыннан район...

Юлга йөгереп чыкма

Быел ун ай эчендә Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 1300 очрагы һәм нәтиҗәдә 132 кешенең һәлак булуы теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16 кешегә артыграк. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә үлгән һәр өч кешенең берсе - җәяүле.

Район юлларында быел җәяүлеләрнең һәлак булуы теркәлмәсә дә, ел башыннан район территориясендә 37 юл-вакыйгасы булды. Аларда 63 кеше төрле җәрәхәтләр алды, ә 3сенең гомере өзелде. Узган елның шул чорына караганда бу саннар азрак булса да (былтыр42 юл-транспорт вакыйгасында 8 кеше үлгән, 66сы җәрәхәтләнгән иде), юлда йөрүчеләрнең саксызлыгы, кагыйдәләрне бозулары борчу тудыра. Аянычлы хәлләргә шул кагыйдә бозулар китерүен истән чыгарырга кирәкми югыйсә. 29 октябрьдә Җәлил бистәсендә булган юл-транспорт вакыйгасы да «Фиат Альбеа» машинасын йөртүченең җәяүлене юл кичүендә үткәреп җибәрмәве аркасында килеп чыга. Ул, өстәвенә, җәяүлене бәрдергәч, бу урыннан качып китә. Билгеле. соңыннан эзләп табыла. Зыян күрүче, тез буынын имгәтеп, хастаханәгә мөрәҗәгать итә. 17 ноябрьдә Сарман -Игәнәбаш юлында «Киа Сид» машинасын йөртүче 2010 елгы баланы бәрдерә. Тәүлекнең караңгы вакытында булган бу вакыйгада юл кырыннан барган бала машина юлына кинәт йөгереп чыга, киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмый. Ул, уң як умрау сөяге сынып, хастаханәгә озатыла. Ә бит быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл кырыннан барганда җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнән яки машина йөртүчегә күренердәй шундый берәр әйбер тоткан булуларын мәҗбүри итеп куйган үзгәрешләр кертелде. Без хәтта торак пунктларда да моны, һичьюгы, ачык төстәге киемнән өйрүне киңәш итәбез. Мондый яктылык кайтаргыч элементлар булганда машина йөртүче, якын ут белән барганда, җәяүлене 200 метрдан күрә. Ә ул элементлар булмаганда, 50 метрдан гына. Аларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү очракларын 65 процентка киметә. Бу кагыйдәне бозган, ягъни караңгы вакытта яктырткыч элементларсыз йөргән өчен кисәтеп кенә калмыйлар, ә 500 сум күләмендә штраф та салырга мөмкиннәр икәнен дә истән чыгармаска кирәк.

Реклама

Көз-кыш айларында, көн озынлыгы кыскаргач һәм һава шартлары начарлангач, игътибарлылык аеруча артырга тиеш. Статистикадан күренгәнчә, бу чорда аварияләр, аларда үлүчеләр саны 30 процентка арта. Ә үлем очракларының 70 проценты караңгы вакытка туры килә. Ата-аналар үзләре дә игътибарлы булсыннар, балаларына да юлда кагыйдә үтәп, сак йөрү кирәклеген кат-кат аңлатсыннар иде. Юллардагы иминлек үзебездән тора.

Дамир Йосыпов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X