Ягулык сезоны җиткәч, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, фаҗигале очраклар кискен артты. Һәлак булучылар һәм травма алучылар дистәләрчә исәпләнә. Торбадан чыгып яткан көнкүреш газы, янгыннан тыш, күпкатлы йортларны нигезеннән җимерергә сәләтле. Нәтиҗәдә ул фатир, йорт хуҗаларына гына түгел, күрше-тирәләргә дә зур күләмдә матди зыян китерә. Төтен юлларында, вентиляция каналларында...
Ягулык сезоны җиткәч, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, фаҗигале очраклар кискен артты. Һәлак булучылар һәм травма алучылар дистәләрчә исәпләнә. Торбадан чыгып яткан көнкүреш газы, янгыннан тыш, күпкатлы йортларны нигезеннән җимерергә сәләтле. Нәтиҗәдә ул фатир, йорт хуҗаларына гына түгел, күрше-тирәләргә дә зур күләмдә матди зыян китерә. Төтен юлларында, вентиляция каналларында тарту көче булмау сәбәпле тупланган угар газы кешенең агулануына һәм һәлак булуына китерә.
Хөрмәтле сарманлылар! Мондый хәлләр булмасын өчен, газ җиһазларыннан файдаланганда түбәндәге таләпләрне үтәгез: даими рәвештә төтен чыгаргычларны, төтен юлларында һәм вентиляция каналларында тарту көчен тикшерегез; газ исе килгәндә, шунда ук газ арматурасын ябыгыз; электр приборларын яндырмагыз; газ хезмәтенә хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа