Сарманда «Лилия» балалар бакчасында “Сак булыгыз юлларда” дип исемләнгән ачык эшчәнлек күрсәтелде

Шәһәрләрдә, авылларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана....

Шәһәрләрдә, авылларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Шушы кагыйдәләрне истә тотып, безнең Сарман район балалар бакчалары арасында да "Яшел ут" район бәйгесе бара. Мин, Миләүшә Хадиева , 2 нче номерлы «Лилия» балалар бакчасы исеменнән шушы зур бәйгедә катнашып, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты З. Ш. Гарипова, район ЮХИДИ хезмәткәре А. Р. Ситдикова катнашында "Сак булыгыз юлларда" дип исемләнгән ачык эшчәнлек күрсәттем. Эшчәнлек барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен төрле сорауларга, табышмакларга дөрес җавап биреп күрсәттеләр. Юл йөрү билгеләрен өйрәнеп, уеннарда актив катнаштылар. "Юл әлифбасы" дигән дидактик уенда да балалар бик актив булдылар. Эшчәнлек барышында балаларда уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү, юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, транспорт йөртүче һәм ЮХИДИ инспекторы эшенә ихтирам тәрбияләнде.

Без шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торабыз. Инспекторлар үзләре дә бакчада еш булалар, балалар белән әңгәмәләр уздыралар, әти-әниләр җыелышында катнашып, юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган чыгышлар ясыйлар.

Бәлагә юлыкмас өчен иң мөһиме игътибарлы булырга, ашыкмаска кирәк. Юлларда имин йөрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама
  • 21 января 2021 - 16:17
    Потери 2020 года... Вечная память
  • 10 ноября 2020 - 08:42
    Сармановские белочки то ли под музыку танцуют, то ли от скуки
  • Как Вы относитесь к массовой вакцинации? .
    Проголосовало 19 человек
  • Районның "Егет солтаны" Вилдан Юнысов Әлмәттә яши
  • В Джалильской СОШ №2 прошло агитационное мероприятие «Я шагаю по улице»
  • В Сарманово прошла сельскохозяйственная ярмарка
  • 9 мая. Поздравление ветеранов в Сарманово
  • В Сарманово прошёл фестиваль креативных санок "Санифест2020"
  • В Сарманово прошло торжественное открытие отдела МВД России после реконструкции
  • Сармановцы отметили Праздник Урожая
  • Президент республики Рустам Минниханов совершил рабочую поездку в район.
  • В Сарманово отметили День семьи, любви и верности
  • Сарманово приняло республиканскую эстафету флага мирового чемпионата WorldSkills Kazan-2019
Реклама