САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Сарман Җырын җырлар көн

Табыннарда ташып тора сый һәм хөрмәт, рәхмәт сезгә, игенчеләр, рәхмәт сезгә, терлекчеләр, мең-мең рәхмәт. Иген иккән, терлек асраган һәркем белә: мондый рәхмәт сүзләрен ишетү өчен, көнне төнгә ялгап эшләргә кирәк. Һәм шулай эшли дә безнең халык. 24 декабрьдә район мәдәният йортында узган "Уңыш бәйрәме"ндә зал тутырып утырган алдынгылар үзләре һәм...

Табыннарда ташып тора сый һәм хөрмәт, рәхмәт сезгә, игенчеләр, рәхмәт сезгә, терлекчеләр, мең-мең рәхмәт. Иген иккән, терлек асраган һәркем белә: мондый рәхмәт сүзләрен ишетү өчен, көнне төнгә ялгап эшләргә кирәк. Һәм шулай эшли дә безнең халык. 24 декабрьдә район мәдәният йортында узган "Уңыш бәйрәме"ндә зал тутырып утырган алдынгылар үзләре һәм хезмәттәшләре өчен горурлык хисе кичергәннәрдер. Мондый бәйрәмгә килү өчен, алар кулларыннан килгәннең барын да эшләделәр - район авыл хуҗалыгы тармагында матур күрсәткечләргә иреште.
Әйе, горурланып сөйләрлек эшләре бар район хезмәтчәннәренең. Үзенең тәбрикләү сүзендә аларга муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова аерым-аерым тукталды. Игенчеләребез быел басуларның һәр гектарыннан уртача 36 центнердан, ә барлыгы 163 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдылар, элеваторларга аның 121 мең тоннадан артыграгы озатылды. Ел ярымга җитәрлек терлек азыгы әзерләнде. Шәхси, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары матур гына эшлиләр. Г.Сәляхова авыл хезмәтчәннәре тырышлыгына соклануын һәм рәхмәтен белдерде. Билгеле, соңгы елларда район үсеше "Агрокөч төркеме" ЯАҖ исеме белән тыгыз бәйле. Энергетиклар канаты астында эшләүче бу җәмгыять куйган хезмәт зур хөрмәткә лаек. Алар адресына әйтелгән җылы сүзләр - бик урынлы.
ТР Премьер-министры урынбасары - Энергетика министры И.Фәрдиев сарманлыларга Президент Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзләрен дә ирештерде. "Кичә аның янында булдым һәм сезгә җыенуымны әйттем. Ул үзенең рәхмәтен белдерергә кушты, - диде Илшат Шәехович. - 2005 елда эш башлаганда, төрле сүзләр йөрде: барып чыгармы эшләр, нәрсәгә ирешә алырбыз... Ә менә шул чакта эшкә кереп китмәгән булсак, бүген авыл хуҗалыгында бермә-бер авыр булыр иде. Билгеле, безгә әле җитештергәнне сатарга өйрәнеп бетәсе бар. Ашлыкны бөртек килеш сатмыйча, үзебезнең кошчылык фабрикаларында куллансак, табыш бермә-бер артачак. Һәм безнең планда - районда шундый фабрика төзү... Без Сарманны яратканга күрә монда эшлибез. Партнерларыбыз "ЭнергоТранс", "ТрансНефтьСервис", "Энергосервис", "ФинАгроТрейд"ка авыл кешесенең хезмәтен аңлаганнары, ярдәмнәре өчен рәхмәт. Аграр көллият белән дә элемтәләр алга таба да ныгысын гына, яхшы механизаторларны, терлекчеләрне әллә каян эзләргә кирәкми. Без һәммәбез эшче баскычларын үттек, ул шулай тиеш тә... Сарман халкы бүген - зур хөрмәткә лаек. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, безнең әле Сарман көенә җырлыйсы бар, дигән иде. Бүген менә - шундый көн". Илшат Шәехович алдынгы механизаторларга, транспортчыларга, оешма җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды. "Казан" бию ансамбле чыгышы аның бүләкләренең берсе иде.
Бу көнне райондашларның хезмәт бәйрәменә якташыбыз - Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева да килгән иде. "Алдынгыларны бүләкләгәндә, дулкынланып утырдым. Аларның хезмәте күз алдымнан узгандай булды, - диде ул. - Иген үстерү, мал асрауны да иҗатка тиңлим мин. Бу юлда көчегез бетмәсен, ташып торсын. Барчагызга сәламәтлек, гаилә иминлеге, кимемәс бәхет телим". Аның җырлары исә әнә шул көчне тагын да куәтлерәк итәргә этәргеч бирәдер.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Ильяс Зиннуров республиканың бу тармактагы эш күрсәткечләренә тукталып, аның Россиядә тоткан урынын югары, дип атады. Моның шулай икәнлеген аңлар өчен, берничә санга гына күз салу да җитә. Әйтик, республиканың авыл хуҗалыгы җирләре Россиядәге мондый мәйданнарның 2,3 процентын били, ә җитештергән продукция - 5 процентны. Җир үз-үзен акласын өчен, бер кешегә 1 тонна ашлык җитештерелергә тиеш, республикада ул 1,4 тонна тәшкил итә. Республикада исә Сарман әйдәүчеләр арасында үзенең лаеклы урынын алып тора. И.Зиннуров озак еллар Мөслим районында эшләвен һәм эш башында безнең Александров Роберт, Хөснуллин Мөнәвир абыйлардан өйрәнүен әйтте, Сарман халкының тырышлыгына соклануын белдерде, алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Безнең Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең авыл хуҗалыгы темасын яктыртуга керткән өлеше дә югары бәяләнде: баш мөхәррир Альбина Сабировага Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. "Агрокөч төркеме" ЯАҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев та сарманлыларны эшчән, һөнәри яктан оста, шул ук вакытта тыйнак һәм гади дип атады. Ул, районда эшләр төгәлләнгәч, күрше Азнакай, Зәй, Тукай районнарына ярдәмгә барган механизаторларга тагын бер кат рәхмәт җиткерде. Алдынгы чөгендер игүчеләр, терлекчеләр аның кулыннан бүләкләр алдылар. Терлек азыгы әзерләүдә көч куйган механизаторлар да, игеннәрне тәрбияләүдә эшләгәннәре дә, савымчылар, терлекчеләр дә, кыскасы, һәр тармак хезмәтчәннәре бүләкләнде, зурланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Хөснуллин да хезмәт алдынгыларына җылы теләкләрен җиткерде, бәйрәм оештырудагы инициативасы һәм ярдәме өчен, И.Фәрдиевкә рәхмәт белдерде.
Сарманлыларны бәйрәм белән котларга "Яр Чаллы элеваторы" ААҖ башкарма директоры Исхак Шәйхетдинов, "ФинАгроТрейд"ҖЧҖ генераль директоры Дамир Гыймадиев, "Энергосервис" ҖЧҖ генераль директоры Вәкил Әдиев, "ЭнергоТранс" ҖЧҖ директоры Ринат Гарәфиев, "Әлмәт электр челтәре"ААҖ директоры Гамир Латыйпов, "Зәй шикәре"ААҖ директоры Вячеслав Сыщиков һәм башкалар килгән иде. Күп кенә халыкара конкурслар лауреаты Филүс Каһиров Сарман сәхнәсенә бу көнне беренче мәртәбә - нәкъ менә авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә җырларга чыкты. Казаннан тагын бер кунак - җырчы Гүзәлия Әхмәдиева чыгышын да яратып кабул иттеләр сарманлылар. Хезмәт алдынгылары хозурына районның үзешчән артистлары, яшь талантлары чыкты. Аграр көллиятнең "Понабрали" КВН командасы чыгышы һәркемгә ошады. Илһам һәм Илнар Шакировларның баян, аккордеон моңнары күңелләрнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек иде. Рәмилә Зиннәтуллина, Дилүс Шәйхразыев, Айрат Хәйруллин, Рузилә Бәдертдинова, Розалия Талибуллина җырлаганда, "Карамель", "Жасмин" бию коллективлары чыгыш ясаганда, райондашларның басу-кырларда гына түгел, сәхнәләрдә дә сыната торганнардан түгеллегенә сокланып һәм горурланып утырдык.
Бәйрәм залында ветераннарга да урын түрдән булды. Өлкәннәр янәшәсендә яшьләрнең күплеге исә киләчәкнең өметле, ышанычлы кулларда булуына ишарә иде.
Без барыбыз да рәхмәт ишетү өмете белән яшибез. Ә аны сәхнәгә чыгып ишетү - тагын да зур куаныч. Мондый куанычларыбыз алга таба тагын да күбрәк, аларга китергән эшләребез мулдан булсын. Элек-электән җырлап иген иккән, җырлап яшәгән Сарман халкының ишеттерер җырлары кимемәсен, Сарман көен тагын-тагын да җырлар көннәребез күп булсын әле.
Уңыш бәйрәменең Яңа ел алдыннан булуының да үзенә күрә символик мәгънәсе бар. Бу - ел буе башкарылырга нәтиҗә ясый, уңышларны барлый торган вакыт. 2011 район өчен куанычлы булды. Аның киләсесе дә уңышлардан гына торсын. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай белән Кар кызының да теләкләре шундый изгеләрдән иде. Бәйрәмне Аэлита Тимергалина һәм Руслан Гайнетдинов алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев