САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Саклау чаралары күреләме

Район прокуратурасы белем бирү учреждениеләрендә наркотик средстволарны, психотроп матдәләрнең прекурсорлары әйләнеше сферасы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Аның барышында Җәлил мәктәпләрендә, районның башка белем бирү учреждениеләрендә закон бозу очраклары булуы ачыкланды. РФнең 1998 нче елның 8 январенда чыккан «Наркотик средстволар, психотроп матдәләр турында»гы законының 30 маддәсе, 10 нчы өлешендә әйтелгәнчә, 4...

Район прокуратурасы белем бирү учреждениеләрендә наркотик средстволарны, психотроп матдәләрнең прекурсорлары әйләнеше сферасы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Аның барышында Җәлил мәктәпләрендә, районның башка белем бирү учреждениеләрендә закон бозу очраклары булуы ачыкланды.
РФнең 1998 нче елның 8 январенда чыккан «Наркотик средстволар, психотроп матдәләр турында»гы законының 30 маддәсе, 10 нчы өлешендә әйтелгәнчә, 4 нче исемлекнең 1, 2 нче таблицасына кертелгән прекурсорларны эшләү, бер урыннан икенче җиргә күчерү, аларны юк итү турындагы кагыйдәләр РФ хөкүмәте тарафыннан кертелә. Югарыда әйтелгән закон таләпләренә туры китереп, хөкүмәт 2010 нчы елның 18 августында карар кабул итте. Анда әлеге матдәләр, средстволар белән ничек эш итәргә кирәклек турында бәян ителә. Наркотик, психотроп матдәләр белән эш итүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр куркынычсызлык, иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә, чит кешеләрне әлеге матдәләргә якын китермәскә тиешләр. Аларның пломба сугылган, коробкасы ябык көе аерым бүлмәләрдә сакланулары зарури. Матдәләр белән эш итү төгәлләнгәч, бүлмә ишегенә пломба куела, һәм җитәкче тарафыннан моның өчен җаваплы кеше, бүлмә ачкычын саклау, пломбага печать сугу тәртипләре билгеләнә.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, гомуми белем бирү мәктәпләре лабораторияләрендә серкә, тоз, күкерт кислоталары, калий перманганаты кебек прекурсорларның барлыгы билгеле булды. Ләкин аларны саклау буенча бер мәктәптә дә җаваплы кешеләр билгеләнмәгән. Сәбәбе - җитәкчелек тарафыннан тиешле моңа игътибар булмау. Тикшерүләрдән соң, әлеге кимчелекләрне бетерү буенча 9 представление чыгарылды, 45 вазифаи затка кисәтү ясалды. Бүгенге көндә әлеге кимчелекләр төзәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев