Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә. (Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар! ​Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. ​Бөтен дөньяда миллионлаган...

Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты.

«Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!

​Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

​Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ кылучы булсын, Корбан гаетен гаиләсе, якыннары, туган-тумачасы белән бәйрәм итүче булсын - без һәммәбез Аллаһы Тәгалә ихлас догаларыбызны кабул итәр һәм иманыбызны тагын да ныгытып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәкъвалык үрнәге булырдай изге эшләргә бәрәкәтле көч бирер дип өметләнәбез.

​Мөселманнар, христианнар һәм башка традицион диннәрне тотучы кешеләр инанган мәңгелек рухи хәзинәләр яшәешнең нигезен тәшкил итә, безнең күңелләрдә гаиләләребез, республикабыз, илебез һәм бөтен дөнья цивилизациясенең якты киләчәге өчен җаваплылык хисе уята. Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең уртак йортына әйләнгән Татарстанда Корбан гаете - аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе.

​Болгар ислам академиясенең Ходайның рәхмәте иңгән шушы көннәрдә ачылуы барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең, меценатларның, хәйриячеләрнең нәтиҗәле, килешеп эшләвенә бер мисал булып тора.

​Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын!

​Хөрмәтле татарстанлылар, һәммәгезгә хәерле гомерләр, рухи күтәренкелек, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама
  • 21 января 2021 - 16:17
    Потери 2020 года... Вечная память
  • 10 ноября 2020 - 08:42
    Сармановские белочки то ли под музыку танцуют, то ли от скуки
  • Вы носите очки? .
    Проголосовало 4 человек
  • Презентация книги А.Габиди «Күлдәвектә кояш көлә»
  • Районның "Егет солтаны" Вилдан Юнысов Әлмәттә яши
  • В Джалильской СОШ №2 прошло агитационное мероприятие «Я шагаю по улице»
  • В Сарманово прошла сельскохозяйственная ярмарка
  • 9 мая. Поздравление ветеранов в Сарманово
  • В Сарманово прошёл фестиваль креативных санок "Санифест2020"
  • В Сарманово прошло торжественное открытие отдела МВД России после реконструкции
  • Сармановцы отметили Праздник Урожая
  • Президент республики Рустам Минниханов совершил рабочую поездку в район.
  • В Сарманово отметили День семьи, любви и верности
Реклама