САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Р.Харисов, полиция начальнигы, полиция подполковнигы

Мин барлык хезмәттәшләремне Яңа ел белән котлыйм. Ул һәркайсыбызга иминлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы алып килсен. Бездә «Танышырга рөхсәт ит!» акциясе үткәрелде. Участок уполномоченныйлары хезмәте бүлеге үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. 9 ай нәтиҗәләре буенча ул республикада 5 нче урынны алды. 2432 административ хокук бозу очраклары ачыкланды, 61 җинаять ачылды. Уполномоченныйлар...

Мин барлык хезмәттәшләремне Яңа ел белән котлыйм. Ул һәркайсыбызга иминлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы алып килсен. Бездә «Танышырга рөхсәт ит!» акциясе үткәрелде. Участок уполномоченныйлары хезмәте бүлеге үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара. 9 ай нәтиҗәләре буенча ул республикада 5 нче урынны алды. 2432 административ хокук бозу очраклары ачыкланды, 61 җинаять ачылды. Уполномоченныйлар шулай ук «Парад», «Арсенал», «Алкоголь», «Чыршы», «Язгы, көзге, кышкы аулар» оператив-профилактик операцияләрдә катнаштылар. Үзләренең вазифалары өстенә, аларга, ЮХИДИ хезмәткәрләре штаты кыскартылу сәбәпле, кечкенәрәк юл-транспорт аварияләрен теркәү эше дә йөкләнгән. Бүгенге көндә бездә 18 участок уполномоченные эшли, җитәкчеләре - тәҗрибәле, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торган полиция подполковнигы Илшат Латыйпов. Минем шулай ук Р.Шәмсиев, И.Гайнулов, Д.Хәсәнов, Ф.Әюпов, И.Бадыйков, В.Алексеев, А.Вәлиуллин, Р.Хәмидуллин, Р.Бәхтиев, Л.Фәретдинов һәм полиция начальнигының халык белән эшләү буенча ярдәмчесе Р.Гәрәеваның тырыш хезмәтләрен атап китәсем килә. Киләсе Яңа елда да уңышларыбыз күп, тормышыбыз тыныч-имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев