САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр очрашуда – бер яңалык

"Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга", - диләр аның хакта. Сүзем - Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм 11 "А" сыйныфы җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова турында. Ул - яңалыкка омтылучы, киң эрудицияле педагог. Районның рус теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Гөлназ Тәлгать кызы, беренчеләрдән булып,...

"Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга", - диләр аның хакта. Сүзем - Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм 11 "А" сыйныфы җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова турында. Ул - яңалыкка омтылучы, киң эрудицияле педагог. Районның рус теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Гөлназ Тәлгать кызы, беренчеләрдән булып, яңа технологияләр кулланып дәресләр бирә башлады. 2006 нчы елда мультимедиа презентацияләре конкурсында район буенча 2 нче урынга лаек булды. Бүгенге көндә аның һәр дәрескә эшләнгән презентацияләре бар. Үзенең эш тәҗрибәсен район укытучылары белән дә еш уртаклашып тора: август киңәшмәләрендә чыгышлар ясый, мастер-класс, ачык дәресләр күрсәтә, методик һәм мультимедиа кулланмалар эшли. Аның укучылары да сынатмый. Ел саен районда уздырылган төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар яулап, республика һәм Бөтенроссиякүләм үткәрелгән конкурсларда катнашалар.
Гөлназ Тәлгать кызы район һәм республика буенча уздырылган бәйгеләрдән читтә калмый. 10 ел дәвамында ул җитәкчелек иткән җәйге лагерь "Иң яхшы мәктәп яны лагеры - 2009" бәйгесендә республика күләмендә җиңеп чыкты. Исмәгыйловлар гаиләдә өч бала үстерәләр. Уллары Илшат, Чаллы лицеен медаль белән тәмамлап, КНИТУ- КАИ да 1 нче курста укый. Гөлгенә - 10 нчы сыйныф укучысы. Республикакүләм баскетбол, волейбол ярышларында призлы урыннар алып килгән район командасы капитаны. Ул иң яхшы спортчылары рәтендә узган ел муниципаль район Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Таңсылу 2 нче сыйныфта укый. Ул балалар театрына бик теләп йөри, биюче, җырчы, гомумән, сәхнә кешесе. Әниләре Гөлназ Мәдәният йортында, Әниләр көненә багышланган бәйгедә катнашып, "Иң мөлаем әни" исемен алды. Гаилә елында республикада уздырылган "Татарстан горурлыгы" бәйгесендә безнең районнан күп балалы Исмәгыйловлар гаиләсе, "Минем гаиләм - минем байлыгым" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, Президент котлавына лаек булды. Узган ел Гөлназ Тәлгать кызына берсеннән - берсе матур җиңүләр алып килде. Эш нәтиҗәләре буенча ул "Иң яхшы укытучы" дигән республика грантына ия булды. Зәй шәһәрендә уздырылган "Ел сыйныфы җитәкчесе - 2011" бәйгесендә катнашып, зона буенча "Үз хезмәтенең остасы" номинациясендә җиңү яулады. Район мәгариф бүлеге тарафыннан Г.Исмәгыйлова "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенә катнашу өчен тәкъдим ителде. Аңа бу конкурста да җиңүләр теләп калабыз.
Ачык йөзле, игътибарлы, һәр сүзен уйлап, төпле итеп әйтүче бу укытучы белән һәр очрашудан үзеңә ниндидер яңалык, тәҗрибә алып каласың. Мин аның күпкырлы талантына, белеменә, кешелеклелегенә, тырышлыгына, тормышка позитив карашына сокланам. Эшегездә, тормышыгызда уңышлар Сезгә, Гөлназ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев