САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Пушкин – безнең рәсемнәрдә

А.С.Пушкин Дәүләт музей-заповеднигы Мәскәү өлкәсенең Мәдәният министрлыгы белән берлектә "А.С.Пушкин - балалар күзлегеннән" дигән VII Халыкара балалар рәсемнәре конкурсы уздырды. Ул бөек шагыйрьнең тууына 212 ел тулуга багышланган иде. Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Күптән түгел аның нәтиҗәләре игълан ителде. Оештыру комитетының дипломнары белән билгеләп үтелгән 1000...

А.С.Пушкин Дәүләт музей-заповеднигы Мәскәү өлкәсенең Мәдәният министрлыгы белән берлектә "А.С.Пушкин - балалар күзлегеннән" дигән VII Халыкара балалар рәсемнәре конкурсы уздырды. Ул бөек шагыйрьнең тууына 212 ел тулуга багышланган иде.
Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Күптән түгел аның нәтиҗәләре игълан ителде. Оештыру комитетының дипломнары белән билгеләп үтелгән 1000 эш арасында Сарман гимназиясе укучылары Миннекәева Регина, Хәкимуллина Зилә, Могыйнова Гүзәл, Миргалиев Ришат һәм Мортыштамак мәктәбе укучысы Бакиров Саматның рәсемнәре дә бар. Сарман гимназиясе укытучысы Сәхәбетдинова Анфисага Рәхмәт хаты тапшырылды. Диплом балаларга һәм укытучыга 2012 ел дәвамында А.С.Пушкин музей-заповеднигындагы күргәзмәләр һәм экспозицияләрне карау хокукы бирә.
Балаларның бу җиңүендә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренең дә өлеше бар, алар балаларның конкурста катнашуларын оештырдылар. Шагыйрьнең 213 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк конкурста да балалар актив катнашырлар, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев