САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Мондый бәхет тагын кемгә бирелгән

Ходай Тәгалә адәм балаларын парлы итеп яраткан. Егет белән кыз кавышып, тату гаилә корып, нәсел дәвам итәргә, үзләреннән соң эз калдырырга тиеш. Шундый матур гаиләләрнең берсе - Рәмзия апа белән Расих җизни гаиләсе. Алар икесе дә - сугыш чоры балалары. Башка чордашлары кебек, алар да ачлы-туклы балачакларын искә төшерергә яратмыйлар....

Ходай Тәгалә адәм балаларын парлы итеп яраткан. Егет белән кыз кавышып, тату гаилә корып, нәсел дәвам итәргә, үзләреннән соң эз калдырырга тиеш. Шундый матур гаиләләрнең берсе - Рәмзия апа белән Расих җизни гаиләсе.
Алар икесе дә - сугыш чоры балалары. Башка чордашлары кебек, алар да ачлы-туклы балачакларын искә төшерергә яратмыйлар. Ә яшьлек еллары турында сагынып, бер-берсен бүлдереп сөйлиләр.
Расих җизни - һәрьяклап булган кеше. Ул - авылның иң оста гармунчысы, оста биюче, җырчы."Без яшь чакларда авылда кызлар күп, һәркайсының үз көе бар. Уйнамый башласаң, Рәмзияне җибәрәләр: аны тыңлаганны беләләр, - дип сөйли җизни. - Мин аның көлүен ярата идем".
Алар икесе дә Сарайлыда туып үскәннәр. Җиде классны тәмамлагач, Рәмзия апа тракторда прицепщик булып эшли, кыш көне фермада, салам ягып, су җылыта. Өч ел рәттән Горькийга торф чыгарырга бара. Расих җизнинең апасы Мәгъдәнә белән дуңгызлар да карый. Үсмер егет Расих колхоз эшеннән бушамый: салам ташый, урман кисә, атлар карый. Көн буе арып-талып эшләсәләр дә, кичләрен күңелле итеп үткәрергә хәл табалар. "Ат урлап, кичләрен Минзәләбашка кызлар янына барган чаклар да булды, - ди җизни.- Анда да, клуб ябылганчы, гармун уйнаталар иде. Кызлар озатырга вакыт та калмый, чөнки атны кайтарып куярга кирәк таң атканчы. Рәмзия апаң ул чакта Күтәмәлегә кунакка барып, анда егетләрнең башларын әйләндереп йөргән".
Башка авылда "борчак пешмәсен" аңлап, егет, ныклап, Рәмзия белән йөрергә уйлый. "Авторитет" булган гармунын уйнарга ялындырып, минем белән каласыңмы, дип, "сатып алырга "уйлый. Рәмзия дә югалып кала торганнардан түгел. Син - егет, мин - кыз, кайчан да бер озатырсың әле, ди. Үзе, егет гармун уйнаганда, биегән җирдән, чыгып качу ягын карый. Ә анысы, гармунын ташлап, кыз артыннан чыгып йөгергәндә, бөтен клуб кычкырып кала торган була. Шулай уен-көлке белән башлап, ныклап йөреп китәләр. Расих җизни, Рәмзия апага әйтмичә генә, сорарга да килә аны. Өченче тапкыр килгәч кенә, ризалаша кыз. Туйны күрше Кадерниса әбиләрдә әзерлиләр, килен төшәсе өй - бәләкәй. Өйдә карт әби, булачак бием. Баласы белән Расих җизнинең апасы да анда, ире армиядә була. "Рәмзия апаңны 5 ат белән алып кайттым. Таза Чишмәдән шәп кара айгыр җигеп, Хәмит баҗа килгән иде. Өй тулы - кунак. Ул чакта килен түрдә утыру юк. Ачы балны бүлеп торалар, Рәмзия апаң ак чигүле алъяпкычтан ташып тора. Өч көн буе кунак сыйладык", - ди Расих җизни.
Кияүгә чыккач, Рәмзия апа куян карауга керә, соңрак дуңгыз фермасына күчә. Расих җизни дә аның янына килә. Ул елларда кар күп ява, торакларның ишекләре ачылмый. Тишек ясап, утыз кадаклы чиләк, капчык белән дуңгызларга ашарга ташыйлар. Утыз ел гомере шул фермада үтә аның. Ә җизнинең күңеле техникага тартыла, тракторда да, комбайнда да эшли. Тракторда эшләгәндә, салам прессларга Оренбургка кадәр баралар. Рәмзия апа тормышны берүзе тарта ул чакларда. Хезмәтенә күрә бүләкләрен дә алалар. Икәүләп алдынгылар слетларында катнашалар. Рәсемнәре Мактау тактасыннан төшми Ильясовларның. Рәмзия апа авыл һәм район советы депутаты булып та сайлана. Газизуллин рәис вакытта өй салып чыгалар. Материал табу җиңел булмый ул чакта, рәис ярдәм итә.
Расих җизни белән Рәмзия апа берсеннән-берсе уңган өч кыз үстерделәр. Расиха - авыл хуҗалыгы идарәсендә кадрлар буенча белгеч. Фәнзия Җәлилдәге картлар йортында эшли. Гөлнара - авылның иң кирәкле кешесе, ничә карасаң да, сумкасын асып, Ләшәү Тамак белән ике арадан газета-журнал, пенсия ташый. Апа белән җизни, ике кияүләре бик яшьли үлеп, ятим калган дүрт оныкны тәрбияләргә булышып тордылар. Ул кызлар инде мәктәпне тәмамлап, тормышта үз юллары белән баралар. Атна саен күчтәнәчләр төяп, әби-бабалары янына хәл белергә, ярдәм итәргә кайтып торалар.
Әби белән бабай, без - пенсиядә дип, тик ятмыйлар. Җизни, үзенең тракторы белән, сораган һәркемгә ярдәм итеп тора. Рәмзия апа, ишек алды тутырып, каз-үрдәк үстерә. Кайчан кермә, ишекләре ачык, йөзләре якты, өстәлләре тулы - ризык. Апа белән җизни берсе - кояш, берсе - ай кебек. Гүя аларның яшьлек таңнары бүген генә кушылган, гүя илле ел вакыт үтмәгән дә. Ходай биргән гомерегезне тигезлек белән, сихәтлектә үткәрергә язсын сезгә, Расих җизни, Рәмзия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев